Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабугада 1985 елда салынган җылылык челтәрләрен алыштыралар

Озынлыгы − 302 метр.

Алабугада берьюлы берничә урында төп җылылык челтәрләрен алыштыралар.

− «Надежда» автостоянкасы районындагы ТК-1 камерасыннан алып шәһәр суды янындагы ТК-2гә кадәр участокны подряд ысулы белән алыштырырга уйлыйбыз, озынлыгы − 302 метр (торбаүткәргечнеке 604 метр). Җылылык челтәре 1985 елда салынган, 37 ел дәвамында шактый искергән. Җылыту чоры тәмамлангач, квартал эчендә һәм магистральдәге челтәрләр гидравлик сынау узды һәм бу урында көчле өзеклек булды. Безнең ният дөрес булып чыкты, кышын челтәр чыдамас иде. Эш барышында без П-рәвешендәге компенсаторларны алыштырабыз һәм тагын бер өстәмә компенсатор куябыз. Былтыр без ТК-1 участогына кадәр алыштырдык — Яшьләр урамы астыннан үткәреп, − дип аңлатты Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесенең баш инженеры Сергей Проскин.

Бу урында эшчеләр иртәдән кичкә кадәр ял көннәрсез эшли. Прораб Рамил Шабакаев:
− Иске торбаларны алабыз, яңаларын урнаштырабыз. Компенсаторлар алыштырыла, алар су ташкыны киеренкелеген киметү өчен кирәк. Эретеп ябыштырганнан соң, бер җиреннән дә агып тормасынга, торбаларга җөй салабыз. Кешеләр сусыз утырмасын өчен, вакытында җитешергә тырышабыз, − диде.

ТК-2 камерасына җитүгә, аларны 11нче микрорайонга җибәрәчәкләр. Анда 1999 елда салынган магистраль алыштырылачак, аның озынлыгы − 52 метр.
Искеләре урынына тышланганнарны куялар, андый торбаларны 2015 елдан бирле куллана башлаганнар.

Моннан тыш, быел Үзәк пар казанында магистральнең көнчыгыш һәм көньяк-көнбатыш юнәлешләре арасындагы тоташтырманы алыштыралар, аның озынлыгы − 350-390 метр. Шәһәрнең 4, 9, 10, 12нче микрорайоннары ягына таба юнәлгән өлешендә бикләгеч арматура тулысынча алыштырыла. 

− Гомумән алганда, 2 километр магистраль челтәрләр алышына, бу 4 километр торбаүткәргеч дигән сүз. Планда — «Южный парк» микрорайонын тоташтыру. Хирург Нечаев урамындагы җылылык челтәрен Махсус икътисадый зонадан сатып алдык. «Мираж» сәүдә үзәге районындагы ТК-1 камерасын үзгәртеп корып «Южный парк» ягына бикләгеч арматура куячакбыз, − дип сөйләде Сергей Проскин, ниятләрен уртаклашып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев