Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабугада 2023 елда 18 күп фатирлы йорт төзекләндереләчәк

2022 елда капиталь ремонт программасы буенча Алабугада 23 күп фатирлы йорт төзекләндерелгән.

Төзү-кору эшләренә киткән акчаның гомуми күләме 129 миллион сум тәшкил итә. Бу акча хисабына йортлар тыштан җылытылган, инженер челтәрләренә ремонт ясалган.

Беренче мәртәбә мәдәни мирас объекты булган бер бина төзеләндерелгән, ул Олы Покров урамындагы 11нче йорт. Андый корылмаларны ремонтлауның катлаулыгы шунда, республикада андый объектларны төзекләндерү-торгызуга рөхсәте булган махсус оешмалар аз.

− Башта 160 миллион сум акча күздә тотылган иде, ләкин 19,7 миллион сум акчаны янга калдырырга мөмкин булды. Анысын без киләсе елга күчерергә уйлыйбыз, тагын да күбрәк йортны ремонтларга мөмкин булачак, − диде Андрей Томилин.

Аның аңлатуынча, тулысынча төзекләндерүгә 2030 елга кадәр озак вакытлы капиталь ремонт программасына кертелгән йортлар алына. Моннан тыш, акча калган булса, һәм йорт бу программага кергән икән, эшнең бер өлешен иртәрәк тә башларга була. Шул ук вакытта, идарә компанияләре, «Ачык Алабуга» диспетчерлык хезмәте мәгълүматы һәм гаризалары, кешеләрнең район башлыгы һәм ТКХ һәм төзелеш департаментына мөрәҗәгатьләре исәпкә алына. Программага керүнең төп шарты: милекчеләр җыелышының беркетмәсе булу.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев тәкъдиме белән моннан берничә ел элек башланып киткән программа турында аерым әйтү кирәк, ул йорт фасадларын җылыту буенча иде. Йортларларны тышлау өй эчендәге җылыны һәм анда яшәүчеләрнең акчасын да саклый. Шул рәвешле, ике ел эчендә, җылытылган йортларда торучылар 2,7 миллион сум акчага экономия ясаган.

Быел 18 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалачак һәм биш фасадны җылытачаклар, дөрес, былтыр янга калдырылган акчаларны да исәпләгәч, бу сан үзгәрергә мөмкин. 

2023 елда капиталь ремонт программасына кертелгән йортлар:
— Свердлов ур., 70а;
— Пролетар ур., 52;
— Мәрҗани ур., 7;
— Мәскәү ур., 78;
— Мәрҗани ур., 12;
— Таҗи Гыйззәт ур., 16/73;
— Тынычлык пр., 10;
— Тынычлык пр., 43;
— Тугаров ур., 44;
— Олы Покров ур., 11;
— Мәрҗани ур., 8 (1нче подъезд);
— Тугаров ур., 24;
— Тынычлык пр., 34;
— Тынычлык пр., 9;
— Төзүчеләр ур., 15;
— Төзүчеләр ур., 17 (9-й подъезд);
— Разведчиклар ур., 9;
— Тынычлык пр., 14а.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев