Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабугада 36 ел элек төзелгән йортка капиталь ремонт ясыйлар

Эшләр 70 процентка үтәлгән инде.

Билгеле булганча, төзү-төзекләндерү эшләре көннәр җылынуга башлана. Чын яз әле килеп җитмәсә дә, торак йортларны тулысынча төзекләндерү эшләренең бер өлеше кузгалды инде.

Капиталь ремонт исемлегенә эләккән йортларның берсе — Свердлов урамы, 70 «а» адресы буенча урнашкан. Биредә түбәне ремонтлауга керешкәннәр, әлегә эш 70 процентка үтәлгән. Белгечләр корылманың төп өлешен алыштырган, җылыткан, иске шифер урынына яңа профнастил салынган.

Эшчеләргә йорт түбәсендәге җилләтү юлларын тышлыйсы һәм керү юлына ремонт ясыйсы калган. 

Әлеге йорт 36 ел элек төзелгән булган һәм ул 2024 ел планына да кергән, ләкин башка эш төрләре буенча:
— Киләсе елда биредә фасадны, салкын су белән тәэмин итү һәм суүткәрү системаларын ремонтлау планлаштырылган, — дип хәбәр итте Надежда Пономарева, «Жилкомфортсервис» ҖЧҖнең капиталь ремонт буенча инженеры.

Быел тулысынча төзекләндерү программасында 23 торак йорт катнаша, кайберенең фасадын җылытачаклар, кайсындадыр инженер яисә электр челтәрләре алыштырылыр, ә дүрт йортта лифтларны яңартырга җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев