Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабугада «Бердәм Россия» спорт комплексы яңартыла

Эшләр муниципаль һәм республика бюджетлары хисабына алып барыла.

«Бердәм Россия» спорт комплексы — күп кенә спорт сөючеләр өчен җәлеп итү ноктасы. Биредә мәктәп укучылары, студентлар һәм өлкәннәр шөгыльләнә, профессиональ ярышлар уза. Йөзәргә яратучылар бассейнга килә, ә күп функцияле залда нәфис гимнастика, бадминтон, дзюдо, теннис, футбол, волейбол буенча дәресләр алып барыла. Тренажер залы да һәркем өчен ачык.

Түбә алыштырыла
Спорт комплексының 15 ел эшләү дәверендә проблемалар шактый җыелган.

— Еллар үзенекен итә. Көзге һәм язгы яңгырлардан соң күп функцияле залның түбәсеннән су ага башлады. Түбә җылыткычы яраксыз хәлгә килгән. 2009 елдан бирле биредә капиталь ремонт булмады, — дип сөйләде «Олимп» спорт мәктәбе директоры Илдар Газиев.

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев ярдәме белән быел «Бердәм Россия» спорт комплексының күпфункцияле зал түбәсен ремонтлап бетерүгә муниципаль бюджеттан 15 миллион сум акча бүлеп бирелде.

— Рөстәм Мидхәт улы спортны үстерүгә һәм спорт корылмаларының торышына зур игътибар бирә. Шунысы мөһим, ремонт төпле булды, косметик кына түгел. Хәзер планлаштырылган эшләрнең яртысы диярлек эшләнде. 15 июльгә ремонт тәмамланырга тиеш. Подрядчы сүзендә торыр һәм барысы да сыйфатлы һәм вакытында эшләнер дип өметләнәбез, — дип билгеләп үтте Илдар Газиев.

Бассейндагы су тагын да чистарак булачак
Моннан тыш, спорт комплексында бассейнның су әзерләү системасын ремонтлау буенча эшләр бара. Бассейн — «Кама» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләрен әзерләү базасы булып хезмәт итә. Җиһазлар, теплообменник, насослар, лоток, җылыту радиаторлары алыштырыла, стеналарны буяу һәм бассейнда кафель плиткасын алыштыру бара. Бу максатларга республика бюджетыннан 10 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

— Искергән су әзерләү системасын алыштырганнан соң, су, һичшиксез, чистарак булырга тиеш. Чөнки фильтрлау элементы алыштырыла, — дип аңлатты Илдар Марсильевич.

Спорт комплексын яңартуга Алабуга районы йөзү федерациясе президенты Вадим Махеев шәхси өлеш кертә. Эшмәкәр душ һәм бәдрәфләрне ремонтлауга, вентиляция һәм кондиционер системасын ремонтлауга өстәмә акча биргән.

Быел «Бердәм Россия» спорт комплексы сизелерлек үзгәрде. Исегезгә төшерәбез, гыйнвар ахырында күп функцияле залда һәм бассейнда яктырту системасы тулысынча алыштырылды. Хәзер ул СанПИН таләпләренә тулысынча туры килә.

— Элеккегесе белән чагыштырганда — җир белән күк аермасы. Безгә ярышларга килгән спортчылар еш кына шулай ди, — дип уртаклашты Илдар Газиев.

Яңа спорт мәйданчыгы булачак
«Бердәм Россия» спорт комплексы хоккей кортын үз эченә алган яңа универсаль спорт мәйданчыгы белән тулыланачак. Ул ел дәвамында футбол, мини-футбол, волейбол, баскетбол, шулай ук хоккей белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк. Кортлардан тыш, бинада җылытыла торган киенү бүлмәләре, тимераяк прокаты өчен урын, тамашачылар трибунасы каралган.

Спорт мәйданчыгы «Бердәм Россия» спорт комплексы бинасы артында урнашачак. Төзелеш республика программасы буенча алып барыла. Хәзер биредә бетон япма салына. Яңа корылманың мәйданы якынча 1800 кв. м тәшкил итәчәк, дип хәбәр итте Алабуга районы башкарма комитетының спортны үстерү секторы мөдире Илнар Галиев.

— Бу башка спорт объектларына йөкләнешне сизелерлек киметәчәк. Ә спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр һәм шәһәр халкы мәйданчыкка ирекле йөри һәм яраткан спорт төрләре белән шөгыльләнә алачак. Мәсәлән, үзләренең тимераяклары белән бозда бушлай шуа яки хоккей уйный ала, — дип билгеләп үтте Илнар Галимхан улы.

Җиңел атлетика манежын да уңай үзгәрешләр көтә. Анда түбәне ремонтлау планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев