Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабугада «Безнең ишегалды» проекты буенча балалар мәйданчыгында уен җиһазларын куя башладылар

Шәһәрнең өч ишегалдында уен һәм спорт җиһазлары куела.

«Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында Алабугада 43 ишегалды төзекләндереләчәк.

Бүгенге көндә унике ишегалдында юл эшләре башкарыла, бишесендә бу юнәлештә эшләр тулысынча тәмамланган. Хәзер ишегалларын төзекләндерәләр. Мәсәлән, Т.Гыйззәт урамындагы ишегалларында тротуарлар, юллар ясала. 

Дүрт ишегалдында ут баганалары өчен челтәрләр салына. Ике ишегалды баганалар кую өчен тулысынча әзер.

Өч ишегалдындагы балалар мәйданчыгында уен һәм спорт җиһазлары куела башлый. Бу Пролетар урамындагы, Тынычлык һәм Нефтьчеләр проспектындагы ишегаллары. 

«Безнең ишегалды» программасы буенча эшләрне 30 августка кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев