Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабугада быел 20 видеокүзәтү камерасы барлыкка киләчәк

Беренче чиратта камералар мәдәни мирас объектлары янына куела.

Хәзерге вакытта шәһәр һәм район урамнарында, юл чатында 229 видеокамера урнаштырылган. Шулардан 22 видеокамера «Имин шәһәр» республика проекты кысаларында куелган, 207 видеокамера район бюджеты хисабына урнаштырылган. Алабуганың Таттелеком район элемтә бүлеге башлыгы Айдар Фатыйхов билгеләп үткәнчә, соңгы арада Танайка авылындагы яңа парк территориясендә видеокамералар урнаштырылган, әлегә алар икәү, әмма тагын берсен кую планлаштырыла. 

Быел «Имин шәһәр» видеокүзәтү системасын үстерү буенча алга таба эш планлаштырылган − өстәмә рәвештә тагын 20 видеокамера урнаштырылачак. Беренче чиратта камералар объективына мәдәни мирас объектлары эләгәчәк. Җәмәгать бәдрәфләре, Мәскәү урамындагы күпер, Хәтер мәйданы, вертолет мәйданчыгы, Тарловка авылындагы җәмәгать киңлекләре контрольдә тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев