Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабугада быел 4,5 км тротуар һәм 5,5 км юл төзекләндереләчәк һәм салыначак

Эшләр 1 ноябрьгә тәмамланырга тиеш.

− Эш майда башланды, ул арада күп нәрсәгә өлгерделәр. Узан елдагы кебек үк, төп игътибар тротуарлар салуга бирелде, − диде райбашкарма комитетының инфраструктура үсеше буенча бүлек башлыгы Евгений Николаев.

Чыннан да, тротуарлар соңгы елларда моңа кадәр бөтенләй булмаган урыннарда да ясала, элек алабугалыларга юл читеннән йөрергә туры килә иде. Хәзер Әйләнгеч шоссе буенча, шәһәр ипподромына таба һәм Танай урманындагы экология юлында да тротуар бар.

− Тротуар булгач, бик җайлы. Хәзер мин урманга кадәр асфальт салынган юлдан йөрим, − ди Эльмира Санникова.

Бүген Яшьләр урамы буйлап — Пролетар урамы чатыннан башлап 20нче йорт янына кадәр тротуар төзиләр. Биредә балалар бакчалары берничә, хәзер әти-әниләр балаларын уңайлы юлдан йөртә алачак, мәктәп укучыларына гимназиягә һәм мәктәпкә бару уңайлы булачак, ә биредә яшәүчеләргә рәхәтләнеп шәһәрнең бер өлешеннән икенчесенә хәтле йөрергә мөмкин.

Ремонт вакытында юллардагы күптәнге проблемалар да хәл ителә. Мәсәлән, Колосовка микрорайонындагы урамнарның берсендә быел чынлап та бәйрәм. Юлның асфальтлануын күптәннән көткәннәр. Чапаев урамындагы юлны да ремонтлаячаклар, ул Үзәк стадион яныннан сузыла, монда яңгырдан соң һәм язын кар эрегәндә диңгез кебек була.

− Яңгырдан соң сулар җыелып тормасынга, башта яңгыр сулары каналлары чистартылачак, аннары асфальт салуга керешәчәкләр, − ди Евгений Николаев.

Быел юллар төзекләндерүгә якынча 60 миллион сум акча бүлеп бирелгән, тротуарларга чыгымнар белән бергә исәпләсәк, 80 миллион сумга якын.
Евгений Николаев әйтүенчә, юлларны ремонтлау ноябрьнең 1енә төгәлләнергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев