Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабугада быел спорт корылмалары инфраструктурасына якынча 50 миллион сум акча кертү ниятләнә

Узган елда район бюджетыннан спорт объектларын төзекләндерү эшләренә 20 миллион сум, шулай ук парковкаларны киңәйтүгә 5 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Алабуга районының спорт мәктәпләрендә 55 тренер эшли, шул исәптән штаттагы 39 хезмәткәр һәм 16 уртак эшләүче.

Хәзерге вакытта тагын 7 белгеч җитми. Җиңел атлетика, йөзү, чаңгы ярышлары, фигуралы шуу, теннис буенча тренерлар кирәк. Бу хакта шәһәр киңәшмәсендә Спорт корылмалары дирекциясе директоры Руслан Деготьков хәбәр итте.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев квалификацияле тренерларны җәлеп итүнең бүген төп бурыч булуын билгеләп үтте. Моңа тиешле эш шартлары һәм лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин иткән очракта ирешеп була. 2021 ел нәтиҗәләре буенча, Алабуга районы спорт мәктәбе тренерының уртача хезмәт хакы 40287 сум тәшкил иткән. Аны бюджеттан тыш керемнәр хисабына арттырырга мөмкин, димәк, алабугалыларны күбрәк спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итәргә кирәк. Кагыйдә буларак, учреждение эшләп тапкан акчаларның 75 проценты хезмәткәрләрнең хезмәт хакына, калган 25е матди-техник базаны ныгытуга юнәлтелә.

Районда булган спорт объектларында 4 спорт мәктәбе эшли, аларда 22 спорт төре буенча дәресләр үткәрелә. Анда 1909 кеше даими йөри, шул ук вакытта бу корылмалар 2123 кешегә исәпләнгән. Биредә кадрлар мәсьәләсе яңадан күтәрелә. Әйтергә кирәк, спорт мәктәпләренә йөрүче балалар бушлай шөгыльләнә.

Руслан Деготьков үз чыгышында билгеләп үткәнчә, быел алар кимендә 5 тренерны җәлеп итәргә планлаштыра. Бу мәсьәлә буенча Идел буе физик культура академиясе белән бергә эш алып барыла, моннан тыш, белгечләрне якын-тирә шәһәрләрдә — Яр Чаллы һәм Әлмәттә эзлиләр. Инде берничә теләк белдерүче бар, алар белән сөйләшүләр бара.

Соңгы елларда безнең районның спорт өлкәсе, тиешле игътибар булмау сәбәпле, зыян күрде. Берничә ел элек кенә аңа акча тотыла башлады һәм алга таба да дәвам итәчәк. Быел муниципалитет спорт корылмалары инфраструктурасына 50 миллион сумга якын акча кертергә ниятли, зур күләмле эш көтә. Узган ел үз өстенә алган йөкләмәләрне муниципалитет тулысынча үтәде. Мәсәлән, 2021 елда район бюджетыннан спорт объектларын төзекләндерү эшләренә 20 миллион сум, шулай ук парковкаларны киңәйтүгә 5 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

«Бердәм Россия» спорт комплексында 700 квадрат метр мәйданлы түбәгә капиталь ремонт ясалды, 5,3 млн. сумлык түбә ябылды. Террорчылыктан яклану кысаларында 731 мең сумлык койма һәм шлагбаум урнаштырылган. 2021 елның декабрендә "Боз сарае«еның җылылык бүлегендә 1,7 миллион сумлык капиталь ремонт башланды. «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексында бассейнның су әзерләү системасына 4,1 миллион сумлык реконструкция ясалды, шулай ук 4,1 миллион сумлык витраж һәм тәрәзәләр алыштырылды.

Быел Тугаров урамындагы футбол мәйданын төзү, «Чемпион» ФСК түбәсенә капиталь ремонт планлаштырыла, «Татнефть» грантлары конкурсы кысаларында,"Чемпион"ның инженер коммуникацияләрен капиталь төзекләндерүне финанслау хупланган. 

Алабуга районының Халыкара һәм Бөтенроссия спорт ярышларында югары нәтиҗәләр күрсәткән иң яхшы спортчыларына ярдәм күрсәтү уңаеннан, район башлыгы стипендиясе билгеләнә. 2021 ел нәтиҗәләре буенча стипендия өч спортчыга бирелгән. Моннан тыш, быел спорт разрядларына һәм исемнәренә лаек спортчыларны бүләкләү турында нигезләмә төзелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев