Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабугада быел урамнарны яктыртуны модернизацияләүгә 24 миллион сум акча бүленгән

Бу эш берничә ел элек башланган иде.

Алабугада урамнарны яктыртуны үзгәртеп кору буенча эшләр бара. Җәй көне Тукай урамындагы электр линияләре җир астына салынды, чиратта — Мәскәү урамы.

Искәртеп узабыз, быел эшләр дүрт этапка бүленгән иде. Иң элек Тукай урамында, аннары Мәскәү һәм Маяковский урамнары киселешендә модернизацияләү башкарылды. 21 ут баганасы, 573 метр чыбык, 29 исәпкә алу щиты сүтелде. 659 метр кабель линияләре төзелде, 8 щит урнаштырылды. Бу максатларга 11,5 миллион сум акча юнәлтелгән.

Шулай ук эшләрнең беренче һәм өченче этапларын үткәрүгә өстәмә финанслау бүлеп бирелде. Әлеге чаралар ярдәмендә 23 электр тапшыру линиясе баганасы, 718 метр чыбык сүтеп алыначак, 57 исәпкә алу щиты сүтеләчәк; 2855 метр кабель салыначак һәм 10 исәпкә алу щиты урнаштырылачак.

Барлыгы быел урамнарны яктыртуны яңартуга 24 миллион сум акча бүленгән.

Әйтергә кирәк, бу эш берничә ел элек башланганның дәвамы. Әлеге вакыт дәвамында Нефтьчеләр һәм Тынычлык проспектларында, Төзүчеләр һәм Мәскәү урамнарында чыбыклар җир астына салынды.

Бу урамнарның күренешен үзгәртте, аларны заманчарак кына түгел, ә куркынычсызрак та итте, чөнки электр челтәрләрендә кар яву яки көчле җил аркасында килеп чыга торган аварияләр саны кимеде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев