Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабугада яңгыр су канауларын чистартуга быел 20 миллион сум акча бүлеп бирелгән

Эшләр «2023 елга ТРда коммуналь инфраструктура системаларын модернизацияләү» төбәк программасы кысаларында башкарыла.

«2023 елга ТРда коммуналь инфраструктура системаларын модернизацияләү» төбәк программасы кысаларында Алабуганың 6 участогында яңгыр канализациясе системаларын чистарту планлаштырылган. 

Казан белгечләре командасы бу эшкә 12 июльдә кереште. Эшне Разведчиклар урамыннан башладылар. Ливневкаларны Разведчиклар урамында (Нефтьчеләр проспектыннан "Александр паркы"на кадәр), Төзүчеләр (Таҗи Гыйззәт урамы, 30дан, Матросов урамына кадәр), Яшьләр (Пролетар урамыннан Төзүчеләр урамына кадәр), Тойма һәм Максим Горький урамы (шәһәрдән чыгу урынындагы боҗрага кадәр), Тынычлык проспектларында (Таҗи Гыйззәт урамыннан Нефтьчеләр проспектына кадәр) һәм Нефтьчеләр урамында (Пролетар урамыннан Стахеевлар урамына кадәр) чистарту планлаштырыла.

− Бу иң проблемалы участоклар, анда еш кына канаулар чүп-чар белән тыгылып бетә, — ди район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин. 

— Без Алабугага яңгыр канализациясен чистартырга килдек. Бу урамнарны су басмасын өчен кирәк. Торбалар бик нык тыгылган, урыны белән 100 процентка якын, — дип сөйләде бригада мастеры Илнур Садыйков. 

Чыннан да, Андрей Томилин әйтүенчә, яңгыр канализациясе камераларыннан автомобиль шиналары, төзелеш чүп-чарлары һәм агач ботаклар да чыгарыла.

Бу эшләрнең мөһимлеген шәһәр хуҗалыгы буенча киңәшмәдә район башлыгы Рөстәм Нуриев та билгеләп үтте һәм шуңа күрә ул бу эшләрне бөтен шәһәр буенча башкару бәясен исәпләргә кушты. 

Чистарту процессында биш берәмлек махсус техника кулланыла. Эшләр туктаусыз — 12 сәгатьлек ике сменада алып барыла. 

— Башта коеларны чистартабыз, аннары анда махсус шлангны төшерәбез һәм канауларны чистартабыз. Ләм механикалаштырылган рәвештә җыела, ә ташлар һәм башка чүп-чар − кул белән, — ди Илнур Садыйков.

Сүз уңаеннан, безнең шәһәр бу программага беренче тапкыр керде. Яңгыр суын начар үткәрүче ливневкалар проблемасы Татарстанның барлык шәһәрләре өчен дә мөһим булганлыктан, ел саен программага төрле районнар кертелә. Алабугада яңгыр су канауларын чистартуга быел 20 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев