Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабугада Яр Чаллы шоссесында сулга борылышны ябачаклар

Хәзер турыга гына барырга мөмкин булачак.

Биредә 34 383 квадрат метр юл өслеге яңартылган инде. Моннан тыш, машиналар тизрәк һәм бөкеләрсез уза алсын өчен, ике ягулык салу станциясе янындагы юл участогы 14 метрга кадәр киңәйтелде. Мөһим үзгәреш:

Шәһәрдән чыкканда сулга борылышны ябачаклар — хәзер турыга гына барырга мөмкин булачак. Казан ягына борылу өчен машина йөртүчеләргә боҗрага кадәр барырга кирәк була.

− Соңгы 4 айда биредә 11 юл-транспорт һәлакәте булган. Халык гомерен куркыныч астына куярга ярамый, — дип ассызыклады район башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева.

Якын арада биредә шулай ук яктырту баганалары алыштырылачак, яңа тукталыш павильоны урнаштырылачак һәм җәяүлеләр кичүләрендә ясалма тигезсезлекләр яңартылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев