Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабугада яшәүчеләр район башлыгы гранты кысаларында коймаларны төзекләндерүгә гариза бирәләр

Исегезгә төшерәбез, быел Рөстәм Нуриев инициативасы белән торак йортларның киртәләрен төзекләндерү чыгымнарын каплауга грант расланды.

Аның ярдәмендә Тойминская урамындагы 8нче йортның коймасы матурланды. 

МОҢА КАДӘР 

ХӘЗЕР

Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Руслан Мусаев билгеләп үткәнчә, грантта катнашуга гаризаларны шулай ук Колосовкада һәм Галиәсгар Камал урамындагы 14нче йортта яшәүчеләр җибәргән.

Исегезгә төшерәбез, грант күләме − һәр йортка 50 мең сум.

Грант өчен сайлау критерийлары:
— Алабуга районы халкының торак биналары янындагы стационар киртәләрне төзекләндерү һәм алыштыру;
— архитектура-сәнгать образының, материалларның һәм төсенең стиль бердәмлеге стационар коймалар өчен шарт булып тора;
— стационар коймаларда булган җитешсезлекләр аларның тышкы кыяфәтен бозып тора.

Грант конкурсында катнашуга дәгъва итүчеләрнең шәһәр бюджетына субсидияләр, бюджет инвестицияләрне кайтару буенча вакыты чыккан бурычы һәм башка бурычлары булмаска тиеш.

Гаризаларны караучы махсус комиссиянең уңай карары нигезендә, йорт хуҗалары койманы үзләре алышта. Соңыннан аларга бу акчалар кире кайтарылачак.

Тулырак мәгълүматны 4-48-98 телефоны аша белергә була. Гаризалар ppseralabuga@mail.ru электрон почтасына кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев