Алабугада йортларга капиталь ремонт ясау 60 процентка башкарылган
Шәһәр хуҗалыгы буенча киңәшмәдә күпфатирлы йортларга капиталь ремонт эшләренең барышы турында фикер алыштылар.

Бүгенге көнгә күп фатирлы йортларда капиталь ремонт эшләре 60 процентка тәмамланган, дип хәбәр итте инфраструктура үсеше буенча АМР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Андрей Томилин. 2025 елда 25 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалачак. Гомуми бюджет 292,9 млн сум.
Элеккечә үк биналарның фасадларына зур игътибар бирелә. Быел аларны бизәү өчен җиңел, табигый тоннар сайлап алынды. Алар берничә ел элек кабул ителгән «якты шәһәр» идеясенә туры килә. Бу инде кайбер күпфатирлы йортларда сизелә, алар быел тышкы кыяфәтләрен үзгәртәләр. Мәсәлән, Гыйззәт урамындагы 16/73 йортының фасадын җылыту һәм буяу 80 процентка төгәлләнгән. Күпфатирлы йорт стеналары матур бизәлеше һәм өр-яңа газүткәргече белән шәһәр урамын матурлап тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев