Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабугада «Ишегалды бәйрәме» узды

Пролетар урамындагы 20-22нче йортлар алдында «Ишегалды бәйрәме» узды.

«Безнең ишегалды» республика программасы буенча ишегалды территориясен төзекләндерү тәмамлангач, биредә яшәүчеләр бәйрәм ясап, яңартылган балалар мәйданчыгын ачтылар.

Нәкъ менә шушы ишегалдын беренчеләрдән булып уңайландыра башлаганнар иде. Берничә айда монда йөрү юллары асфальтланды, балалар һәм спорт мәйданчыклары яңарды, яңа утыргычлар һәм чүп савытлары урнаштырылды.

‒ Бүгенге җылы көз көнендә без яңартылган балалар мәйданчыгын ачуга җыелдык. Шәһәребез көннән-көн матурая, уңайлана бара. Безнең микрорайонда гына да 12 урында йорт тирәләре һәм балалар мәйданчыклары яңартылды. Без, өлкәннәр, беренче чиратта, балалар иминлеген кайгыртырга, аларның ялын оештырырга тиеш. Әйдәгез бу балачак почмагын булдыруда, аны көн саен килерлек матур итеп эшләүдә катнашучыларның барысына да рәхмәт әйтик, ‒ диде 2нче территориаль җәмәгать үзидарәсе рәисе Сиринә Перцева, биредә яшәүчеләргә мөрәҗәгать итеп.

Бәйрәм вакытында чын концерт куйдылар, сәхнәгә нәни «йолдызчыклар» чыкты. Теләгән һәркем өстәл уеннарында катнашты, балаларны баллы тәм-том белән сыйладылар, әйдәп йөрүчеләргә грамоталар тапшырдылар. 

‒ Безнең ишегалды элек тә яшел, матур иде, хәзер ул тагын да яхшырды. Балалар мәйданчыгын матурладылар, уңайлы сукмаклар булдырылды, һәр подъезд янында җыйнак эскәмия тора. Безгә тә бик ошый, ‒ диде 22нче йортта яшәүче Ольга Иванова.

Бәйрәм бер сәгатьтән артык дәвам итте. Биредә булган һәркем рәхәтләнеп күңел ачты, күрше-күлән бер-берсе белән аралашты, бердәмләште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев