Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабугада юкә һәм нарат агачлары утырталар

Агач утырту эше белгечләр көче һәм махсус техника ярдәмендә алып барыла.

Алабугада төзекләндерү эшләре дәвам итә. Бу көннәрдә Землянухин урамында юкә агачлары утырттылар. Барлыгы 150 юкә утырту планлаштырыла. Шәһәрнең дүртенче микрорайонында яшь наратларны утырттылар инде.

Алабугада агач утырту эше белгечләр көче һәм махсус техника ярдәмендә алып барыла. Утыртылган агач үсентесе тамырлансын өчен аны ныгыталар һәм беркетеп куялар.

Юкә һәм пирамидаль тирәкләр шәһәрнең башка микрорайоннарында да утыртылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев