Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабугада иженерлык инфраструктурасын үстерүгә 300 миллион сум акча җәлеп ителәчәк

Әлеге сумма федераль һәм республика бюджетларыннан биреләчәк.

Алдагы ике елда Алабуга районына төбәк программалары кысаларында инженерлык инфраструктурасын үстерүгә 300 миллион сум акча җәлеп ителәчәк, әлеге сумма федераль һәм республика бюджетларыннан биреләчәк.

Бу акчага Алабугада һәм Алабуга районы торак пунктларында гаять зур эш күләме башкару планлаштырыла.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин сөйләвенчә, йөз миллион сум Покровское, Олы Тарловка һәм Хлыстово авылларындагы өч торак пунктта су белән тәэмин итү системасын реконструкцияләүгә юнәлдереләчәк. Төзекләндереләчәк челтәрләрнең гомуми озынлыгы — 15,3 километр.

— Киләсе елда без Алабуганың иске өлешендә җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен капиталь ремонтлаячакбыз һәм алыштырачакбыз. Бу максатларга 60 миллион сум юнәлдереләчәк. 5 километрдан артык челтәрне алыштыру планлаштырыла, — диде ул.

Блок-модульле котельныйлар төзү эше дәвам итәчәк. Быел яңа җылыту казаны Тугаров урамында барлыкка килде. Искесе инде 1969 елда төзелгән, аның тузуы аркасында эштә өзеклекләр булды, бюджет учреждениеләре һәм күпфатирлы йортларда яшәүчеләр җылысыз калган очраклар ешайды.

— Киләсе елда Тарловка бистәсендә дә блок-модульле котельный барлыкка киләчәк. Төзелешкә финанслау суммасы 43 миллион сум тәшкил итәчәк. 2025 елда яңа казан Нефтьчеләр проспектындагы 92нче йортта төзеләчәк. Проект-смета документациясенә исәп-хисап материаллары быел имзаланды инде. Бу шәһәрнең иске өлешендә яшәүчеләрне сыйфатлы җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итәчәк иң куәтле казан, — ди Андрей Томилин.

Киләсе елда Танайкада мөһим эш башлана. Анда су бүлеп бирү системасын төзү башланачак. Бу эш нәтиҗәсендә авылда үзәкләштерелгән канализация барлыкка киләчәк, ул район чистарту корылмалары белән тоташачак. Төзелгән челтәрләргә халык кушыла алачак.

Моннан тыш, 2025 елда Алабугада суҗыйгычларны (ливневка) чистарту буенча башланган эш дәвам итәчәк.

— 2023 елда Алабуга районы беренче тапкыр яңгыр сулары канализацияләрен чистарту программасына керде. Без 5 километр озынлыктагы яңгыр сулары канализациясе челтәрен чистарттык. Беренче чиратта иң зур һәм проблемалы урамнарда — Нефтьчеләр һәм Тынычлык проспектларында (өлешчә), Таҗи Гыйззәт, Төзүчеләр, Максим Горький урамнарында эшне башладык. 

2025 елга без 23 километр челтәрне чистартуга гариза бирдек. Финанслау лимитын көтәбез. Тынычлык проспекты, Әйләнеч шоссе урамнары буенча эшне дәвам итәчәкбез, шәһәрнең иске өлешенә, аерым алганда, Говоров, Казан, Спас урамнарына аерым игътибар биреләчәк, ‒ дип билгеләп үтте Андрей Александрович.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, суҗыйгычларның 80-90 проценты тиешенчә чистартылмаган, һәм алардан су китә алмый. Чистарту эшләре башкарылганнан соң, шәһәрдә элек кар һәм яңгыр сулары җыелган урыннар азайган. Үзәк стадион янындагы юл моңа ачык мисал булып тора. Элек ул урында күл җыелган булса, хәзерге вакытта андый хәл күзәтелми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев