Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабугада капиталь ремонт 51 процентка үтәлгән

Эшләр 19 йортта алып барыла.

Капиталь ремонт барышы турында Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин сөйләде.

Андрей Томилин әйтүе буенча, эшләр 19 йортта алып барыла. Алар 51 процентка үтәлгән.

Төзүчеләр фасадларны ремонтлау һәм җылыту, газ белән тәэмин итүнең инженерлык системасын, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү системасын, су чистарту һәм җылылык белән тәэмин итү системасын ремонтлау белән шөгыльләнәләр. Ремонтлау эшләре түбәндәге адресларда алып барыла: Тынычлык проспекты, 13, 31, 43, 47/16 йортлар, Төзүчеләр урамы, 1, 3, Х. Нечаев урамы, 11, Татарстанның 10 еллыгы урамы, 33, Свердлов урамы, 70а, Әйләнеч шоссе, 37 нче йорт.

Гассар урамындагы 20 нче йортта түбә төзекләндерелә. Тынычлык проспекты 71, Х. Нечаев урамы 11 һәм Мәрҗани урамы 22 һәм 32 адреслары буенча лифт җиһазлары ремонтлана һәм алыштырыла.

Программага кергән башка йортлар өчен хәзерге вакытта документлар әзерләнә, дип аңлатты җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев