Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабугада Колосовка юлы буенча хәрәкәт ачылды

Эшләр дүрт ай дәвамында барды.

Төзекләндерү зур эш күләме һәм кайбер участокларның аеруча катлаулылыгы аркасында озакка сузылды. Мәсәлән, күпергә таба текә төшү юлы сөзәгрәк итеп эшләнде, шуның исәбенә машина йөртүчеләр өчен күрүчәнлек тә яхшырды.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, районда эшли башлаганнан бирле аны әлеге юлның торышы борчыган, чөнки шәһәргә кергәндә машина йөртүчеләр нәкъ менә шушыннан күбрәк йөри. Бу юл буендагы тирәлек чисталыкта тотылырга, үлән вакытында чабылырга тиеш, дип ассызыклады район башлыгы.

Рөстәм Мидхәт улы районыбызга игътибары өчен ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына һәм аның җитәкчесе Фәрит Хәнифовка, башкарылган эшләр өчен «Алексеевскдорстрой» ААҖ хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.

— 2020 елдан бирле бу юлны ремонтлау нияте белән йөрдек. Бу юнәлештә безне хуплаган шәһәр җитәкчелегенә зур рәхмәт. Технологик яктан юл бик катлаулы булса да, төзелеш җиңел барды. Барыгызга да рәхмәт, алга таба да хезмәттәшлек итүгә ышанабыз, — диде «Алексеевскдорстрой» җәмгыятенең Алабуга филиалы участок башлыгы Динар Җәббаров.

Гомумән алганда, бу вакыт эчендә бик зур эш башкарылды. 171 яңа юл билгесе һәм 984 метр тимер киртәләр урнаштырылды, 2 тимер-бетон су үткәрү торбасы, юлдан суны агызып җибәрү өчен 13 махсус улак төзелде, 11 җәяүлеләр юлы билгеләнде, 1200 метр тротуар салынды. Моннан тыш, ремонт эшләре вакытында юл үзе 7 метрга кадәр киңәйтелде.

— Юл барлык таләпләргә туры китереп эшләнгән. Төзекләндерү вакытында бер генә юл-транспорт һәлакәте дә булмады. Бер километрдан артык тротуар төзелгән, бу җәяүлеләрнең куркынычсыз хәрәкәтенә ярдәм итә. Юл хәрәкәтен оештыруның техник чаралары тулы күләмдә урнаштырылган. Без, үз чиратыбызда, юл-транспорт һәлакәтләренең артуына юл куймаска тырышачакбыз, — дип ассызыклады Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Тимур Галимуллин.

Юлның бу участогында хәрәкәт сентябрь башында ачылды, әмма эшчеләр кайбер эшләрне төгәлләп бетермәгән иде. Киләчәктә юлның калган өлешен ремонтлау планлаштырыла.

— Бүген бездә зур вакыйга. Соңгы елларда шәһәрдә һәм районда юллар ремонтлана, тротуарлар төзелә, территорияләрне төзекләндерү эшләре бара. Шәһәр һәм республика җитәкчелегенә, юлчыларга зур рәхмәт, — диде ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов.

Юлны төзүдә хезмәт куючыларга район башлыгы рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев