Алабугада күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау дәвам итә
Хәзерге вакытта 16 йортта эшләр алып барыла.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта 16 йортта эшләр алып барыла, программаның гомуми үтәлеше 46 процент тәшкил итә.
2025 елда Алабугада 26 күпфатирлы йортка 293 миллион сумлык капиталь ремонт планлаштырылган.
Тынычлык урамындагы 34 нче йортта фасадның 48 проценты җылытылган инде. Тышкы ишекләр яңартылган, хәзер подъездлардагы тәрәзәләрне алыштыралар. Монда фасад газүткәргече монтажы 90 процентка эшләнгән. Гыйззәт урамы, 16 нчы йортта шундый ук эшләр бара: фасадның 48 проценты җылытылган һәм газүткәргечнең 90 проценты ремонтланган.
Нефтьчеләр проспекты, 20 нче йортта фасадны җылыту буенча эшләр башланды (25 проценты әзер), фасад газүткәргечен монтажлау төгәлләнде. Тынычлык урамы, 17 адресы буенча подвалдагы торбаүткәргечне монтажлау буенча эретеп ябыштыру эшләре 65 процентка башкарылган.
Разведчиклар урамы, 56 йортта су агызу системасы 65 процентка ремонтланган, яңгыр канализациясе һәм тышкы су агызу системасы алыштырылган, подвалда торба үткәргеч монтажлау дәвам итә. Чулман урамындагы йортларның түбәләрен төзекләндерү эшләре актив алып барыла — 1нче йортта эшләр дәвам итә, 7нче йорт эшләр — 65 процентка, 9нчы йортта яртысы башкарылган.
Нефтьчеләр проспекты, 201 йортында түбәне җылыту 40 процентка үтәлгән, киләчәктә аны тулысынча алыштыру планлаштырыла. Тынычлык урамы, 16, 25 һәм 41 йортларда фасад газүткәргечләре 90 процентка монтажланган.
Торак фондын капиталь ремонтлау алабугалыларның яшәү шартларын сизелерлек яхшыртырга һәм йортларның энергия нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев