Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабугада өстенлек билгеләре үзгәргән участокта вакытлыча биш ут баганасы куелачак

Яктырту баганалары 9 айга исәпләнгән.

Яр Чаллы шоссесы — Отрадная юлы участогында биш яңа ут баганасы урнаштырылачак. Алар вакытлыча булачак. Бу хакта гомумшәһәр планеркасында район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин сөйләде.

«Ут баганалары 9 айга исәпләнгән, чөнки 2024 елда «Алабуга» МИЗ әлеге участокта реконструкция үткәрәчәк. Ике атна эчендә биредә биш ут баганасы барлыкка киләчәк һәм 340 метр кабель сузылачак», — дип хәбәр итте ул.

Узган атнада Отрадная һәм Яр Чаллы шоссе урамнары киселешендә өстенлек билгеләре үзгәрде дип язган идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев