Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабугада ремонттан соң Үзәк китапханә ачылды

Алабугада капиталь ремонттан соң А. С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханә ачылды.

Искәртеп узабыз, аны төзекләндерү буенча эшләр быел апрель аенда башланды. Берничә ай эчендә төзүчеләр зур фронт эшләрен башкардылар. Үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Юлия Нәҗипова сөйләвенчә, китапханәдә өч китап саклау урыны, Пушкин залы барлыкка килгән, моңа кадәр булмаган вентиляция һәм алты санузел төзелгән.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев ачылыш вакытында китап укуның мөһимлеген билгеләп үтте һәм яңартылган китапханәгә төзекләндерелгән территория кирәклеген ассызыклады.

Бу атнадан китап фонды һәм җиһазлар ташу башланачак, ә китап укучылар өчен китапханә ишеклре ноябрь бәйрәмнәренә ачыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев