Алабугада территорияләрне җыештыруга бәя бирделәр
Мартның 22сеннән шәһәр-районда шимбә өмәләре башланды.
Предприятие һәм оешма хезмәткәрләре үзәк урамнардагы карны таратты, чүп-чарны җыйды. Салкын асфальт белән чокыр-чакырларны ямый башладылар. Шәһәр киңәшмәсендә әйтүләренчә, ремонт эшләре Әйләнеч шосседа, Нефтьчеләр проспектында, Таҗи Гыйззәт, Төзүчеләр урамнарында, Тынычлык проспектында, Яр Чаллы шоссесында − 110 квадрат метр мәйданда төгәлләнгән, калган урыннарда дәвам итә.
− Апрельнең беренче яртысында асфальт заводы ачыла, юлдагы чокырларны кайнар асфальт белән ябачаклар, − дип белдерде райбашкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин.
Аварга торган агачларны кисү буенча да эш бара, яртылаш тәмамланган дип әйтергә була.
Юл билгеләрен, светофорларны тәртипкә китерәләр, канализация коеларын торгызалар.
Шәһәрдәге сәүдә нокталары, иҗтимагый һәм башка учреждениеләр шулай ук тирә-якны чистартырга кереште. Киңәшмәдә Андрей Томилин тәртипсезлек хөкем сөргән урыннарның фотосурәтләрен тәкъдим итте, бу әле атна эчендә ачыкланганның бер өлеше генә, шуңа күрә шушы юнәлештә тикшерү көчәячәк, сәүдә бүлеге һәм муниципаль контроль, ордер-рөхсәт бүлеге дә җәлеп ителәчәк.
Мәсәлән, комиссия 6нчы микрорайондагы агачлыкка, Разведчиклар урамындагы административ бинага, Гассар урамы, 12 адресы буенча шәһәрнең тарихи үзәгендә — Ленин мәйданында урнашкан бинага, Мәрҗани урамындагы КТП, «Березка» сәүдә үзәге фасады яннарына игътибар иткән, ишегалларында чүп контейнерлары тулган, янәшәдә иске шиннар аунап ята, шулай ук Нефтьчеләр проспектындагы (44-46) административ бина тирәсе җыештырылмаган. Шишкин урамындагы чишмә янында, Яр буе урамнарында тәртип салырга кирәк. Шундый мисаллар аз түгел. Георгий паркына карата да кисәтүләр бар, анда агач сукмакның бер өлеше ватылган, анда авыр техника эзе калган. Былтыр гына төзекләндерелгән Тынычлык проспекты һәм Таҗи Гыйззәт урамындагы газон да шулай бозылган. Рөстәм Нуриев боларның барысына карата ризасызлык белдереп «Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» нең бу территорияне тәртипкә китерүдә күпме көч һәм чара түгүен телгә алды. Кар чистарткыч машина йөртүчеләрнең җыйнаксызлыгы аркасында Меңъеллык һәм Бакый Урманче урамнарындагы коймалар зыян күргән.
Тикшерүчеләр шәһәр урамнарын гына түгел, авыл җирлекләрен дә карап йөрде. Беренче тапкыр авылларга мартның 16сында чыккан булсалар, Андрей Томилин сүзләренә караганда, ул вакыттагы кисәтүләргә битараф калучылар да бар.
Район башлыгы шушы тәртиптә эшне атна саен үткәрергә кушты. Чыгышы соңында, Андрей Томилин барысын да шәһәр һәм районның торак пунктларын төзекләндерү буенча өмәләрдә актив булырга өндәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев