Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабугада тукталыш павильоннарын тәртипкә китерәчәкләр

Шәһәрдә барлыгы 59 тукталыш бар.

Шәһәрдәге тукталыш павильоннарын тәртипкә китерәчәкләр. Озакламый чүп-чарлы, реклама белдерүләре ябыштырылган диварлы урыннар юкка чыгуына өмет бар.

Бу проблеманы хәл итү юлын ничек табулары турында АМР башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый үсеш буенча урынбасары Руслан Мусаев сөйләде:

— Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев кушуы буенча без компанияләр белән эшләдек һәм шәһәрдә алыштырылган 26 тукталыш павильонын сатуга куйдык. Хәзер бу тукталыш урыннарына аукционда откан подряд оешмасы хезмәт күрсәтәчәк.

Техник биремгә яраклы рәвештә, әлеге компаниянең бурычы тукталышларны чистартып торудан, якын-тирәсеннән чүпне чыгарудан, андагы чүп савыты, эскәмия кебек нәрсәләрне торгызудан, ватучы яисә җимерүчеләр була калганда, видеокүзәтү камерасы куюдан гыйбарәт. Видеотеркәү павильон диварларына законсыз рәвештә белдерүләр ябыштыручы рекламачылар шәхесен ачыкларга булыша. Бу очракта, тукталыш павильонына хезмәт күрсәтә торган компания полиция хезмәткәрләре белән бәйләнешкә керәчәк, ваемсыз рекламачылар 2 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш булачак.

Подрядчы исә үзенең коммерциячел тәкъдимнәре кысаларында реклама урнаштыру мөмкинлеге ала.

— Быел да тукталыш павильоннарын алыштырганда, тулысынча хезмәт күрсәтү белән бер подряд оешмасы шөгыльләнсенгә, аларны шулай ук сатуга куячакбыз. Без моны павильоннар һәрвакыт чиста булсын, шәһәр кешеләренә транспорт көтүе уңайлы булсын өчен шулай эшлибез, — дип аңлатты Руслан Мусаев. 

Әйтергә кирәк, Алабугадагы тукталышларны карап торырга алынган компаниянең тәҗрибәсе бар, ул республикабыз башкаласында шундый эш башкара. Шәһәребез җитәкчелегенә нәкъ менә Казан тәҗрибәсе ошаган, күрше автошәһәрдә, мәсәлән, подрядчы карамагында тукталышларның реклама мәйданнары гына, төзекләндерүгә игътибар бирелми.

Әлегә бу яңалык 26 павильонга гына кагыла, Алабугада барлыгы 59 тукталыш. Шуларның быел сигезләбен алыштырырга ниятлиләр, димәк, алар да подрядчылар кайгыртуында булачак һәм җыйнакланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев