Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабугалылар район башлыгы гранты ярдәме белән киртәләрен алыштыра

Грант алу өчен ppseralabuga@mail. ru электрон адреска гариза җибәрергә кирәк.

Алабугада коймаларны төзекләндерүгә тотылган акчаларның бер өлешен кире кайтару буенча район башлыгы гранты үз эшен дәвам итә.

Шишкин урамында яшәүче Волковлар гаиләсе дә бу мөмкинлектән файдаланып, коймаларын тәртипкә китерергә карар кабул итә. Гаилә үз йортларын 2013 елда сатып алган, акрынлап аны тәртипкә китерә, ә менә коймага әле дә булса куллары барып җитмәгән. 

— Алабугада мондый программаның эшләве турында ишеткәнем бар иде, әмма анда эләгү авыр дип уйладым. Күршебез аңа эләгә алмады. Дөрес, ул үзенең участогы эчендәге койманы алыштырырга йөргән иде. Уйладым да, бәхетемне сынап карарга булдым. Барысы да гади булып чыкты. Кирәкле документларны тиз арада җыеп, башкарма комитетка алып бардым, — дип сөйли Ирина Волкова.

Ә койма, чыннан да, алыштыруга мохтаҗ: капка янында — иске һәм инде бераз бөгелгән профнастил, ә аннан соң сетка. Йорт матурлансын, шушы урамнан үтеп йөрүче кунаклар алдында оятка калырлык булмасын иде.

— Безнең өчен грант зур ярдәм булачак. Мин хәзер декрет ялында, ирем генә эшли. Чыгымнар зур, — ди Ирина.

Исегезгә төшерәбез, грант өчен сайлап алу критерийлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • Алабуга районы халкы йортлары янындагы стационар коймалар ремонтлана һәм алыштырыла;
  • стационар коймалар өчен төп шарт — архитектура-сәнгать образы, материаллары һәм төсләре бер стильдә булырга тиеш;
  • стационар коймаларның күзгә күренерлек җитешсезлекләре булу.

Грант конкурсында катнашуга дәгъва итүчеләрнең шәһәр бюджетына субсидияләр, бюджет инвестицияләрен кайтару буенча бурычлары һәм башка бурычлары булмаска тиеш.

Гаризаларны тикшерүче махсус комиссия уңай карар чыгарган очракта, йорт хуҗалары койманы үзләре алыштыра, аннары аларга акчалата компенсация бирелә.

Проектны гамәлгә ашыру вакыты буенча чикләүләр юк, грант шәһәр халкына кирәк булган кадәр эшләячәк. Шулай булгач, теләге булган һәркем йорты янындагы койманы яңарта алачак. Моның өчен ppseralabuga@mail. ru электрон адреска гариза җибәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев