Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабуганың 6 нчы мәктәбендә яңартылган физика сыйныфы ачылды

Бу кабинет күптәннән ремонтка мохтаҗ иде.

Алабуганың 6 нчы мәктәбендә, үз вакытында шәһәребезнең хөрмәтле кешеләренең берсе ‒ ТР Дәүләт Советы депутаты Леонид Барышев укыган класста яңартылган физика сыйныфы ачылды.

Күптән түгел Леонид Анатольевич үзенең юбилеен билгеләп үтте — аңа 50 яшь тулды. Шул уңайдан муниципалитет юбиляр укыган сыйныфны ремонтларга карар иткән иде. Бу Леонид Анатольевич өчен генә түгел, 6 нчы мәктәп укучылары өчен дә бүләк булды.

— Бик матур кабинет. Бирегә килгәч, тагын да тырышып укыйсы һәм яңа белемнәр аласы килә, — дип уртаклашты 10 сыйныф укучысы Анастасия Десяткина.

Хәзер өлкән сыйныф укучылары имтиханнарга рәхәтләнеп әзерләнә алачак, чөнки капиталь төзекләндерүдән соң физика классында яңа җиһазлар да барлыкка килде.

— Яңа кабинетыбыз булуга мин бик шат. Биредә хәзер интерактив такта, лаборатория эшләре өчен җиһазлар комплектлары, ябык шкафлар һәм башкалар бар. Класстан чыгып китәсе дә килми. Рөстәм Мидхәт улы һәм Леонид Анатольевичка бу искиткеч сыйныф өчен рәхмәт! Ул укучыларның физиканы өйрәнүгә омтылышын үстерәчәк, — дип уртаклашты физика укытучысы Лилия Брылева.

Яңартылган кабинетка беренче булып кергән унынчы сыйныф укучыларын класс ачылу белән Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев котлады. Ул билгеләп үткәнчә, бу Леонид Анатольевич белән берлектә башкарылган яхшы эшләрнең беренчесе генә түгел.

Үз чиратында Леонид Барышев балалар белән аралашып, мәктәп еллары турындагы истәлекләре белән уртаклашты, физиканы бик яратуын билгеләп үтте.

— Безнең заманда бу кадәр мөмкинлекләр юк иде. Мондый сыйныфлар турында хыяллана гына алдык, шуңа күрә, киләчәктә уңышларга ирешү өчен, сез булганнардан файдаланып калырга тиеш. Мин сезгә яңа сыйныфта яхшы билгеләр генә алуыгызны, физика буенча бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырып, укуны тәмамлаганнан соң Алабуганың уңышлы кешеләре сафларына керүегезне телим, — диде Леонид Анатольевич.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев