Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабуганың Җәмигъ мәчетендә капиталь ремонт үткәрәчәкләр

Эшләр апрельдә башлана.

Шәһәребезнең төп рухи символларының берсе булган «Җәмигъ» мәчетен зур ремонт көтә. Алда торган үзгәрешләр турында Алабуга һәм Алабуга районы Имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов тулырак сөйләде.

Чишмә башы

1794 елда йомышлы татар Балта Әлмәтьев дүрт абыйсы белән Алабуга сәүдәгәрлегенә языла. Бу ел Алабуга шәһәренең Җәмигъ мәчете мәхәлләсе (җәмгыятенең) туган елы булып санала. 1839 елда Алабуга сәүдәгәрләре һәм мещаннары тарафыннан имам һәм укытучы вазифасына Әхмәтситдыйк Фәтхулла улы Мәсәгутов чакырыла, ул 1845 елда Нократ губерна идарәсе тарафыннан указлы мулла вазифасына раслана. 1869 елда Алабуга шәһәренең Татар бистәсендә Җәмигъ мәчете төзелеше тәмамлана. Тарихи Җәмигъ мәчете Алабуга Совет хакимияте тарафыннан 1930 елларда ябыла, ә 1970 елларда бинаны җимерәләр. Бу елларда Алабуга мөселманнары коллектив намазларны уку өчен фатирларда җыела торган була.

Үзгәртеп кору башлану белән Алабугада дини тормыш җанлана. 1989 елда Алабуга мөселманнарын берләштерү белән Фирүс Шәфыйков шөгыльләнә башлый, ләкин аның турында, кызганычка каршы, бик аз билгеле.

1990 елда Алабуга шәһәренең татар мәхәлләсе шәһәр хакимияте алдына Алабугада яңа Җәмигъ мәчете төзү мөһимлеге турында мәсъәләне куя һәм 16 майда Алабуга шәһәр советы башкарма комитеты рәисе имзасы белән «Алабуга шәһәрендә мәчет төзү турында»гы 210 нчы санлы Карар чыгарыла.

13 августта «Татар АССРның Алабуга шәһәре мәхәлләсе дини җәмгыятенең башкарма органы карары нигезендә» СССРның Европа өлеше һәм Себер Диния нәзарәте рәисе мөфти Тәлгать Таҗетдин Алабуга шәһәренең имамы итеп Әхкаметдин Зәйнетдинне билгели. Ә инде 18 августта имам Алабугага килә һәм мәчет булмау сәбәпле, җомга намазын Иске татар зираты коймасы янында үткәрә.

Озак фикер алышулардан соң изге йорт урнашкан территорияне бүлеп бирү турында карар кабул ителә. 1992 елның 9 маенда бу урында беренче таш салына, беренче субай сугыла. Тантанада 250гә якын кеше катнаша: Татарстаннан, Башкортстаннан дин әһелләре, хакимият вәкилләре, мөфтиләр килә. Анда Россия мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин дә була. Шулай итеп, 10 елга сузылган төзелеш башлана. Мәчетнең архитекторы — Фәрит Галлиев, конструкторы — Станислав Лихачев.

— 1994 елда мәчетнең беренче бинасы — кече гыйбадәтханә төзелә, ул бүгенге көндә җеназаханә ролен үти. 1998 елда манарага ай куела. 2001 елның 23 мартында мәчет рәсми рәвештә ачыла. Әлбәттә, төзелеш җиңел эш түгел. Шуңа да карамастан, Ходай рәхмәте белән бу мәһабәт дини йорт 2001 елда ачыла. 2026 елда мәчет ачылуга 25 ел тула, — дип сөйли Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов.

Мәчетнең күпкырлы эшчәнлеге

Бүген «Җәмигъ» мәчете гыйбадәт кылу урыны гына түгел. Мәчет рухи, мәгариф һәм социаль тормышның күп аспектларын үз эченә ала.

Рухи белем бирү эшчәнлеге
Мәчет эшчәнлеге күпкырлы. Аның төп юнәлеше, әлбәттә, динебезне, гореф-гадәтләребезне өйрәнү, өйрәтү, саклау. Төп белем бирү юнәлеше мәчет һәм мәдрәсә диварларында тормышка ашырыла, анда балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә дәресләр татар һәм рус телләрендә, ял көннәрен дә кертеп, иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә алып барыла. Уку өчен барлык шартлар да тудырылган.

Мәчеттә даими рәвештә балалар өчен чаралар оештырыла. Төп вакыйгаларның берсе — Коръән уку конкурсы.

— Быел без аны 20 апрельгә планлаштырып торабыз, гадәттә бәйгедә 70-80 бала катнаша. Шулай ук без «Исламга беренче адымнар» проектын тормышка ашырабыз, әлеге проект кысаларында без дүрт дәрес эчендә теләге булган кешеләрне намаз укырга өйрәтәбез, — дип сөйли Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов.

Социаль эшчәнлек
Мәчет өлкән яшьтәге мәхәллә кешеләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтә, алар турында кайгырта. Рамазан ае тәмамланыр алдыннан хәйрия акцияләре үткәрелә, алар кысаларында мохтаҗ шәһәрлеләргә азык-төлек җыелмалары, Корбан бәйрәме көннәрендә корбан ите таратыла.

Ел дәвамында мәчет төрле проблемалар белән мөрәҗәгать иткән кешеләргә ярдәм кулы суза. Болар — нинди дә булса ихтыяҗлары булган, җитди авыру белән очрашкан, авыр хәлдә калган кешеләр.

— Мәчет тарафыннан хуплана торган иң зур социаль проектларның берсе — «Кеше приюты». Мәчет әлеге проект өчен атнага дүрт тапкыр ашарга пешерә һәм мохтаҗларга өләшә. Барлык җыелган иганәләр, Корбан чалганнан соң ит продуктлары әлеге проектка җибәрелә. Көз көне гөшер сәдакасы җыябыз, барлык җыелган продуктлар шулай ук "Кеше приюты«на җибәрелә, — дип аңлатты Хәлим хәзрәт.

Спорт эшчәнлеге
Динебез кешенең җаны да, сәламәтлеге дә нык булырга тиеш дип өйрәтә. Мәчеттә шул максаттан сәламәт яшәү рәвешен саклауга юнәлдерелгән күпсанлы чаралар үткәрелә. Җәен һәм кышын мәчет территориясендә балалар өчен спорт уеннары оештырыла. Һәр чарада 50дән артык бала катнаша.

Балалар уеннарыннан тыш, мөселманнар арасында теннис турнирлары да уздырыла. Инде дүртенче ел рәттән биредә мөселман командалары арасында республика волейбол ярышы оештырыла.

«Туган Батыр» дип исемләнгән зур проектны аерым билгеләп үтәргә кирәк. Әлеге проект традицион уктан ату буенча ярышларны үз эченә ала. Быел Алабугада ярышлар дүртенче тапкыр узачак. Аларда бөтен Россиядән, хәтта чит илләрдән дә спортчылар катнаша.

Алабуга мөселманнары көрәш, теннис һәм хоккей буенча башка төбәкләрдә уза торган спорт чараларында актив катнаша, еш кына беренче яки призлы урыннарны яулыйлар.

МХОга ярдәм
Соңгы елларның актуаль һәм бик мөһим темасы — махсус хәрби операция. Әлбәттә, мәчет мәхәлләсе МХО сугышчыларына, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү эшчәнлегеннән читтә калмый.

— Без дә егетләребезгә булдыра алганча ярдәм итәбез. Өченче ел рәттән укыту бинасында апаларыбыз, бирегә килеп, маскировка челтәрләре үрә. Аларның моның өчен махсус җиһазлары бар. Көн саен, 5-6 апа килеп, бу эшне башкаралар. Елына берничә тапкыр без хәләл тушенкалар, намазлыклар, тәсбихләр һәм эш кораллары җыеп җибәрәбез, — дип уртаклаша Хәлим хәзрәт.

Мәчет — эш урыны
Штатта егермегә якын кеше исәпләнә, аларның һәркайсы үз эшчәнлек юнәлеше өчен җаваплы. Алар арасында — унга якын укытучы, өч хәзрәт, хуҗалык мөдире, өч дежур хәзрәт, ике сатучы, ике пешекче. Аларның көндәлек хезмәте мәчетнең барлык хезмәтләренең өзлексез эшләвен тәэмин итә.

Юбилейга масштаблы яңарту
Мәчет территориясе мең ярым квадрат метр мәйданны били. Ул даими кайгыртуны таләп итә. Биредә ел саен аерым бүлмәләрдә ремонт эшләре башкарыла, әмма алда бинаның тышкы фасадын тулысынча җылыту һәм аның төсен яңарту кебек зур бурычлар тора. 25 ел эчендә төп гыйбадәт йорты һәм зур гөмбәз бер тапкыр да капиталь ремонтка дучар ителмәгән. Шуңа күрә гөмбәз өслеген яңарту, яңа төскә буяу планлаштырыла. Манараның гөмбәзе яңадан буялачак, ә мәчетнең фасады заманча итеп тышланачак. Шулай ук ишекләрне алыштыру, керү төркемен яңарту, пандуслар урнаштыру кебек эшләр көтелә. Кич белән мәчет декоратив утлар ярдәмендә балкып торачак.

Ремонт эшләренең беренче этабы бу айда башлана. Киләсе елда эчке бүлмәләрне, шул исәптән зур гыйбадәт бүлмәсен һәм вестибюльне яңартуга керешү планлаштырылган.

Билгеләнгән планнарны тормышка ашыру өчен 25 миллион сум акча кирәк.

Алабуга халкына мөрәҗәгать итеп, мәчет җитәкчелеге әлеге мөһим һәм игелекле эштә катнашырга чакыра. Чөнки Изге йортны төзүгә һәм торгызуга салынган сәдака өзлексез булып тора.

Мәчетне ремонтлау өчен сәдака җибәрүнең берничә уңайлы варианты бар:

  •  +7-937-438-04-99 номеры буенча Тинькофф картасына (алучы: Вайселев Рустам Ахметович)
  •  Җәмигъ мәчетенә акчалата бирергә мөмкин
  • Оешма өчен реквизитлар буенча түләү мөмкинлеге бар.

Мәгълүмат өчен телефон +7-897-238-31-57 (Имам-хатыйб Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев