Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабуганың аскы өлешендә су белән тәэмин итү челтәре алыштырыла

Диаметры 280 миллиметрлы яңа торбаүткәргечнең озынлыгы 1,5 километрга җитә, аны коруга 21 миллион сум акча китәчәк.

Шәһәрнең аскы өлешендә су кертү юлын үзгәртеп коралар.

Тугаров урамында — Петропавлов зиратыннан Беренче Май урамына кадәр — су белән тәэмин итү челтәре алыштырыла.

Диаметры 280 миллиметрлы яңа торбаүткәргечнең озынлыгы 1,5 километрга җитә, аны коруга 21 миллион сум акча китәчәк. Бу эшне «Алабуга» ҖТП» МИЗының шәһәребезне 2023 елдан алып 2025 елга су белән тәэмин итү буенча инвестиция программасы бәрабәренә башларга мөмкин булды.

Челтәрләрне алыштыру урынында техника эшли. Бер өлеше ачык ысул белән башкарыла («яшел» зона казылачак), икенче бер өлеше — горизонталь юнәлештә бораулау ярдәмендә эшләнә.

— Бу чаралар эчә торган суның сыйфатын яхшыртачак, Алабуганың аскы өлешендәге су басымын арттыруга булышачак. Бу урында челтәрләр 90 процентка диярлек таушалган, — ди райбашкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин.

Моңа кадәр шәһәрнең бу өлешендә су челтәрләрен алыштыру буенча андый күләмле эшләр булмаган. Авария очракларында «Алабуга» ҖТП" МИЗына мөрәҗәгать иткәннәр. Торбаүткәргечнең 1,5 километрын алыштыру, өлешчә генә булса да, салкын суның күптәннән аз басымлы булу проблемасын чишәргә мөмкинлек бирер. Алга таба нәрсә буласы да шатландыра.

— Алабуганың аскы өлешендә су челтәрен тиешенчә тәртипкә китерүнең бер өлеше бу. Теләсә кайсы очракта, шартлы рәвештә басымны моңа кадәр 1 булган дип алсак, эш беткәннән соң анда 2 булачак. Беренче чиратта, Беренче Май урамына кагыла. Инвестиция программаларына үзгәреш керткәннән соң, без МИЗ көче белән әкренләп торбаларны алыштырачакбыз, — дип аңлатты Андрей Александрович.

Әйтергә кирәк, суны кулланучылар эш үткәрү вакытында уңайсызлык кичермәячәк, чөнки кыска вакытка суны туктатып тору челтәрләрне тоташтырган арага гына планлаштырылган. 

«Три медведя» поселогына кадәр су кертүнең беренче өлеше (озынлыгы 14 километр, диаметры 450 миллиметрлы суүткәргечнең бәясе 450 миллион сум) тәмамланган инде. Бу эш «Алабуга» ҖТП" МИЗының үз чаралары хисабына үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев