Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабуганың иске өлешендә җәйге чорда су булмау белән бәйле күпьеллык проблема хәл ителде

Инвестицияләрнең гомуми суммасы — 500 миллион сумга якын.

Быел водоканал авария хәлендәге 39 участокта 4,6 километр челтәр алыштырган. Бүгенге көнгә челтәрләр 88 процентка тузган, торба үткәргечнең уртача файдалану вакыты — 40 ел.

Шәһәрдә челтәрләр белән бәйле вәзгыять катлаулы, ди «Алабуга» махсус икътисади зонасының су белән тәэмин итү һәм су бүлеп бирү департаменты башлыгы Александр Стрельников. Аны Алабуганың күп фатирлы йортларында күтәрү насос станцияләре булмау да катлауландыра.

— Бу безне магистраль челтәрләрдә басымны югары итеп тотарга мәҗбүр итә, ә бу күпсанлы өзеклекләргә, суны югалтуга, шулай ук территорияләрдәге төзекләндерүне бозуга китерә. Хәзер заманча шәһәрләрдә йортларда суны магистраль суүткәргечтә бирү системасы каралган, норматив басым күп фатирлы йортка кадәр җиткерелә, ә аннары күтәрү станциясе ярдәмендә кирәкле югарылыкка күтәрелә, − ди Александр Стрельников.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, шәһәрнең иске өлешендә җәйге чорда су булмау белән бәйле күпьеллык проблема хәл ителде.

— Тугаров урамыннан түбәнрәк басым я нормативларга туры килмәде, я бөтенләй булмады. Әлеге проблеманы хәл итү өчен 18 километр торба үткәргеч төзелде, шул исәптән шәһәрнең иске өлешенә дә.

Инвестицияләрнең гомуми суммасы — 500 миллион сумга якын.

Бу эшләр шәһәргә су бирүне арттырырга һәм шәһәрнең иске өлеше урамнарында су басымын нормативларга җиткерергә мөмкинлек бирде.
Моннан тыш, быел водоканал Гуляй-парк аша уза торган 770 метр озынлыктагы канализация челтәрләрен алыштыруга кереште. Инвестиция программасы 2023-2025 елларга исәпләнгән.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева ассызыклаганча, бу эшләрне башкарганда парк территориясенең төзеклеген саклап калуга, шулай ук аны ремонттан соң сыйфатлы итеп торгызуга аерым игътибар бирергә кирәк. Моны район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин да билгеләп үтте.

Исегезгә төшерәбез, күптән түгел челтәрләрдә эшләр уздырган вакытта махсус техника белән Гуляй-парктагы агач өслекле юл җимерелгән иде. Александр Стрельников ышандырганча, подрядчы аны торгызачак.

Водоканал мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча да эш алып бара. Шулай итеп, «Алабуга» МИЗы акчалары исәбенә 6 гаиләгә 1,6 километр торба үткәргечләре алыштырылган һәм төзелгән.

Искәртеп үтик, бүгенге көндә предприятиедә 600 километрдан артык су белән тәэмин итү үткәргече һәм 200 километрдан артык су бүлеп бирү үткәргече бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев