Алабуганың Казан урамы ял итү зонасы булачак
«Сәүдәгәрләр шәһәре» тарихи паркын үстерү проекты өстендә эш дәвам итә. Аны гамәлгә ашыру кысаларында Казан урамы Гассар урамыннан алып Стахеевлар урамына кадәр җәяүлеләр урамы булачак.
Шәһәрнең тарихи үзәгендә хәрәкәтне оештыру схемасы турында район башлыгы Рөстәм Нуриев катнашындагы киңәшмәдә фикер алыштылар.
Хәзерге вакытта бу урамнарда машиналарның күпләп йөрүе кешеләр өчен дә, туристлык автобуслары, шәһәр хезмәтләре өчен дә уңайсызлыклар тудыра.
Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге генераль директоры урынбасары Александр Деготьков фикеренчә, Алабуганың тарихи урамнары буйлап транспорт хәрәкәтен чикләү — кирәкле чара.
— Бу сорау күптән мөһимгә әверелде, — дип билгеләп үтте Александр Деготьков. — Шәһәрнең тарихи өлешен район башлыгы Рөстәм Нуриев инициативасы һәм Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән актив төзекләндерү үз җимешләрен бирде. Шишкин буаларын үзгәртеп корганнан соң, үзәктәге 70кә якын бинаның фасадлары кичке якта яктыртыла башлагач, монда алабугалылар бик теләп вакыт үткәрә башлады.
Җитәкче сүзләренчә, җәяүлеләр трафигының артуы проблемаларны да ачыклаган.
— Теләсә кая куелган машиналар, шау-шу, юл кагыйдәләрен санга сукмаучылар — беренче чиратта шәһәр халкы өчен куркыныч тудыра. Шулай ук Алабуганың танылган туристлык үзәге имиджына зыян китерә, — дип ассызыклады ул.
Хәрәкәтне һәм машина кую урыннарын чикләү җирле халык һәм бизнес өчен өстәмә йөкләнеш булмаячак, алар альтернатив вариантларны күздә тота. Шулай, АМР башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева сүзләренчә, автомобильләрдә йөрүчеләргә уңайлы булсын өчен махсус машина кую урыннары булдырылачак. Аларның берсе Говоров урамында, 2нче мәктәп янында урнашкан инде. Шулай ук Шишкин урамында, бөек рәссам һәйкәле янында парковка төзелеше бара. Зур парковка Нефтьчеләр проспекты, 92 адресы буенча, элеккеге арматура заводы артында урнашкан.
— Шулай кабул ителгән инде, безнең шәһәр берничә өлештән тора, — дип сөйли Эльмира Равильевна, — Тарихи өлешкә хезмәт күрсәтүдә проблема бар, юлларның киңлеге машиналарны юлның ике ягына да куярга мөмкинлек бирми. Әмма анда даими рәвештә машиналар калдыралар. Бу анда яшәүчеләргә дә, туристларга да, юлларны карап тотуга да комачаулый. Без аларны киңәйтә алмыйбыз, шуңа күрә яшәүчеләрнең һәм туристларның вакытларын уңайлырак үткәрү өчен «Сәүдәгәрләр шәһәре» тарихи паркы кысаларында «Парковка тыелган» билгеләрен кую турында карар кабул ителде.
Эльмира Әхмәдиева сүзләренә караганда, махсус территория чикләрен билгеләү өчен юл билгеләре системасы урнаштырылачак. Тарихи паркны Дурова һәм Тукай урамнары арасындагы кварталларда оештыру планлаштырыла, дип аңлатты җитәкче.
— Нәкъ менә бу территория төп тарту ноктасы булып тора. Кичләрен бирегә күпләп туристлар да, алабугалылар да килә, — дип билгеләп үтте Эльмира Әхмәдиева.
Махсус стоянкалар тарихи урамны тутырып торган машиналар проблемасын хәл итәргә тиеш. Парковка беренче ике сәгатьтә бушлай булачак. Алдагы сәгатьләр сәгатьләп түләү системасы буенча түләүле булачак, бу акчалар автостоянкаларны карап тотуга һәм ремонтлауга тотыла.
Әлбәттә, йөрү тулысынча тыелмый, бу урамнарда яшәүчеләргә, авария һәм коткару хезмәтләренә, туристик автобусларга хәрәкәт ачык булачак.
Эльмира Әхмәдиева килеп туган кыенлыкларның конкрет мисалын китерде.
— Быел җәй юл кырыенда калдырылган машиналар аркасында туристлык автобусларына үтеп китүе кыен булды. Автобус йөртүчеләргә төрле маневрларга барырга туры килде, бу исә куркыныч вазгыять китереп чыгара.
Шулай ук ул Казан урамын җәяүлеләр урамына әйләндерү фикерен шәһәр халкы да хуплый, дип өстәде.
— Җирле халык бу теләкне берничә тапкыр җиткерде инде. Мондый урамның барлыкка килүе — Алабуга үсешендә табигый адым. Мәскәүнең Арбат урамы яисә Казандагы Бауман урамы — моның уңышлы мисаллары, алар бу адымның кирәклеген раслый, — дип йомгаклады Эльмира Равильевна.
Әлбәттә, йөрү тулысынча тыелмый, бу урамнарда яшәүчеләргә, авария һәм коткару хезмәтләренә, туристик автобусларга хәрәкәт ачык булачак.
Эльмира Әхмәдиева килеп туган кыенлыкларның конкрет мисалын китерде.
– Быел җәй юл кырыенда калдырылган машиналар аркасында туристлык автобусларына үтеп китүе кыен булды. Автобус йөртүчеләргә төрле маневрларга барырга туры килде, бу исә куркыныч вазгыять китереп чыгара.
Шулай ук ул Казан урамын җәяүлеләр урамына әйләндерү фикерен шәһәр халкы да хуплый, дип өстәде.
– Җирле халык бу теләкне берничә тапкыр җиткерде инде. Мондый урамның барлыкка килүе – Алабуга үсешендә табигый адым. Мәскәүнең Арбат урамы яисә Казандагы Бауман урамы – моның уңышлы мисаллары, алар бу адымның кирәклеген раслый, – дип йомгаклады Эльмира Равильевна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев