Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабуганың Мәскәү урамында яшәүчеләрне район башлыгы кабул итте

Биредә торучылар йортның торышы өчен кайгыра.

Мәскәү урамындагы 78нче йортта яшәүчеләр район башлыгы янына барды. Биредә торучылар йортның торышы өчен кайгыра.

Райбашкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин аңлатуынча, әлеге йортны 2023 елга капиталь ремонт программасына керткән булганнар. Биредә түбәне һәм фасадны төзекләндерү планлаштырылган. Шулай да ике экспертиза узганнан соң, корылманың нык таушалганлыгы ачыклана, бүгенгә җимереклек 74 процент тәшкил итә. Йортны сүтәргә кирәклекне танырга дип тәкъдим ясыйлар.

− Капиталь ремонт программасы шартилары буенча, 70 проценттан артык тузган йортлар бу исемлектән алына. Алданрак йорттагы мимлекчеләр белән җыелыш үткәрделәр. Бу йортның нигезе тарала башлаган инде, шуңа да анда яшәүчеләрнең күпчелеге төзекләндереп булмаслыкны аңлый. Ягъни, йорт гражданнарны җимерек хәлдәге торак йорттан күчерү программасына кертелергә тиеш. Бу очракта фатир бәясе базар бәяләре буенча аерым исәпләнә. 

Әйтергә кирәк, быел андый программа нигезендә Казан урамындагы 45нче йорт кешеләре күченә, ул корылма да җимерек хәлдә дип табылган. Моннан тыш Тойма урамындагы 8нче һәм Мәскәү урамындагы 60нчы йортлар да шул исемлектә. Хәзер боларга Мәскәү урамындагы 78нче йорт та өстәлә.

ФОТОДА:
Мәскәү урамындагы 78нче йорт 1917 елда салынган булган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев