Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабуганың Шишкин буаларында агач рамка рәвешендә эшләнгән яңа фотозона куелды

Шишкин буаларын төзекләндерү буенча эшләр әле алып барыла.

Шишкин буалары көннән-көн матурлана, үзгәрә бара. Шушы көннәрдә анда фотозона куелды, ул агач рамка рәвешендә эшләнгән.

Хәзер алабугалылар һәм шәһәр кунаклары борынгы стильдә бизәлгән оригиналь рамкада матур фотолар ясый алачак. Шулай ук Шишкин буаларының дүрт ноктасында Ушков заводы плиткасына охшатып эшләнгән зоналар барлыкка килде.

Узган атнада буалар территориясендә суар (пузыреплодник) һәм спирея куаклары утырттылар, агачлар утыртылачак.

Шишкин буаларын төзекләндерү буенча эшләр әле алып барыла. Алабугалыларны исә, үз чиратында, урнаштырылган кече архитектура формаларына сакчыл карарга чакыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев