Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабуганың Шишкин буаларында төзекләндерү эшләре дәвам итә

Эш башланганнан алып, бу урынның күренеше бөтенләй үзгәрде.

Иң яраткан җәмәгать урыннарыннан берсе һәм, һичшиксез, шәһәребезнең гүзәл истәлекле урыны ул — Шишкин буалары, аны төзекләндерү эшләре дәвам итә. 

Эш башланганнан алып, бу урынның күренеше бөтенләй үзгәрде. Проектны тормышка ашыру биредәге сазлы туфракның суын киметүдән башланды. 

Монда ике буа булачак, махсус булдырылган дренаж системасы тау битеннән агып чыккан чишмәләрнең суын шушы буаларга төшәрлек итә.
Төзүчеләр тарафыннан биредә шактый эш башкарылды. Берничә юнәлештә барын да берьюлы эшләделәр. Мәсәлән, бригадаларның берсе памп-трек — махсус трасса ясады, анда роликларда, самокатта, велосипедта йөрү өчен, чокырлар, түмгәк һәм кискен авышлыклар чиратлаша.

Шул ук вакытта, территориянең башка җирләрендә тротуарлар салынды, газон чәчелде һәм автомат су сипкечләр урнаштырылды. 

Хәзер Шишкин буаларын яшелләндерү эше бара. Узган атнада куаклар һәм агачлар утырта башлаганнар иде. Күптән түгел генә наратлар, таллар утыртылды. Эш әлегә төгәлләнмәгән, буалар тирәсендә башка агачлар да булачак.

Шулай ук буалар территориясендә фотозона ясалган инде. Хәзер алабугалылар һәм шәһәр кунаклары борынгы стильдә бизәлгән рамкада матур фотога төшә ала. Шишкин буаларының дүрт урынында танылган ушков плитәләренә охшаш өслекне күрергә була.

Бу буаларны үзгәртеп коруның төп максаты — аларга «җан өрү». Эшләр әле тәмамланмаган булуга карамастан, шәһәрдәшләребез кичләрен биредә рәхәтләнеп йөри, эскәмияләргә утырып гәп кора, велосукмаклардан уза, тирә-юньгә карап хозурлана ала. 

Хәтерләсәгез, проектны башкару Алабуганың Бөтенроссия кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсында җиңү яулап федераль грант алуы аркасында мөмкин булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев