Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабуганың тарихи өлешен төзекләндерү дәвам итә

Үткәрелә торган эшнең төп максаты — шәһәрнең иң популяр урынында җәяүлеләр өчен уңайлы зоналар булдыру.

Шәһәрнең тарихи өлешен төзекләндерү кысаларында шәһәр халкының һәм күпсанлы кунакларның, шул исәптән аз хәрәкәтләнүче кешеләрнең уңайлы һәм имин хәрәкәт итүе өчен тротуар челтәрләрен төзү һәм ремонтлау бара. Хәзерге вакытта Казан, Говоров, Олы Покров һәм Гассар урамнарында, Спас урамында әзерлек эшләре башланды.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзекләндерү буенча урынбасары Эдуард Гаязетдинов әйтүенчә, механикалаштырылган җыештыру өчен тротуар челтәрләренә карата техник таләпләр дә исәпкә алына. Элек мондагы тротуарлар йортларга терәлеп тора, тигезле-тигезсез һәм киңлеге 1 метрдан 1,5 метрга кадәр иде, яңа тротуар киңлеге исә 3 метр тәшкил итәчәк. Эшләр барышында яшел зоналар төзекләндереләчәк, куаклар һәм агачлар утыртылачак.

Кайбер участокларда электр белән тәэмин итү челтәрләренә реконструкция ясалачак: иске бетон баганаларны сүтеп, җир астына кабель салыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев