Алабуганың Тын урамында матур һәм куркынычсыз булачак
Тын урам (Тихая), үзенең атамасына карамастан, Чапаев урамы һәм Нефтьчеләр проспектындагы трафикны читләтеп узып, шәһәрнең иске өлешеннән 4 нче микрорайонга тизрәк барып җитәргә омтылучылар өчен күптән уңайлы урау юлга әйләнде.
Анда машиналар агымы туктап тормый, ә бу, белүебезчә, җәяүлеләргә шактый гына уңайсызлыклар тудыра. Тын урамы бик матур: ул урман массивы аша уза, шәһәр күренешләренә карап, монда йөрүе дә күңелле. Җирле халык шулай ук еш кына аны җәяүләп өйләренә кайтып җитү өчен куллана. Ләкин машина юлы кырыеннан бару тормыш өчен җитди куркыныч та тудыра.
Сентябрьдә Тын урамда асфальт тротуарлар төзү һәм җәяүлеләр кичүен төзекләндерү эшләре башланды. Яңа җәяүлеләр юллары куркынычсызлык проблемасын хәл итәчәк.
Моннан тыш, тротуарлар җәяүлеләр өчен уңайлыкларны һәм ландшафт үзенчәлекләрен исәпкә алып, юлның ике ягында да салына. Мәсәлән, Бакый Урманче урамыннан алып стоянкага кадәрге участокта тротуар уң яктан, ә стоянкадан түбәнрәк сул яктан салынган.
АМР башкарма комитеты җитәкчесенең төзекләндерү буенча урынбасары Эдуард Гаязетдинов әйтүенчә, Бакый Урманче урамыннан Гассар урамына кадәр 3 километрга якын тротуар сузылачак. Территорияне төзекләндерүгә акча муниципаль юл фонды программасы буенча җирле бюджеттан бүлеп бирелгән.
Җәяүлеләр өчен асфальт юлларны салу эшләре быел октябрь аенда тәмамланачак, дип хәбәр итте Эдуард Гаязетдинов.
Бу урында тротуарлар беркайчан да булмаган, шуңа күрә алабугалылар өчен бу көтеп алынган шатлыклы вакыйга. Хәзер монда йөрүе дә куркынычсыз, төзек һәм матур участокка соклануы да рәхәт.
Ә Сез безнең Алабуганың ничек үзгәрүен сизәсезме? Фикерләрегезне ВКонтактедагы «Алабуга хәбәрләре» төркемендә калдыра аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев