Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабуганың Тынычлык проспектында тротуарларны үзгәртеп коралар

Асфальтлау эшләрен ике атнада тәмамлап, яктырткычларны коруга керешәчәкләр.

Тынычлык проспектын үзгәртеп коруның икенче өлеше башланды. Хәзер биредә урыны белән иске асфальт катламы ачылган.

Алабуга райбашкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин проспектта бара торган эшләр турында сөйләде. Геодезистлар нокталарны билгеләгәннән соң, тротуарлар киңлеген тигезли башлаганнар, шуңа да әле уңга, әле сулга асфальт катламы өстәлә. «Роща» сәүдә үзәге яныннан башлап, Тынычлык проспекты һәм Таҗи Гыйззәт урамы чатына кадәр, бөтен озынлыгы буенча ул 3, 9 метр булачак. Узган елда юлның уң ягы да шулай ясалган иде, ди ул.

12нче микрорайондагы «Базар» тукталышыннан Таҗи Гыйззәт урамына кадәр киңлек 3, 5 метр булачак, ЗАГС янындагы каршы якта да шулай ук. 

Асфальт катламы һәм бордюрларны алыштыруның бәясе генә дә 12,4 миллион сум торачак, гомуми чыгымнар — 15 миллион сум. Бу бәягә проспектның ике ягын да яктырту, утыргычлар һәм чүп савытлары урнаштыру, газоннарны яңартуга тотыла торган акча керә.

Асфальтлау эшләрен ике атнада тәмамлап, яктырткычларны коруга керешәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев