Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

«Безнең ишегалды» программасы Алабуганың тарихи почмагын үзгәртә

Спас соборыннан ерак түгел генә матур, уңайлы, бик тә үзенчәлекле ишегалды бар.

Бу — Яр буе урамындагы 15 нче йорт. Куе агачлар арасында булганга, күзгә дә ташланмый. Ләкин җирле халык әйтүенчә, туристлар бирегә еш кереп йөри: алар борынгы диварларга соклана, йортта яшәүчеләр утырткан чәчәкләр белән хозурлана.

Бу ишегалдына килүебезнең сәбәбе — «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру булды. Монда безне шушы йортта яшәүчеләр: Любовь Лаптева, Татьяна Дюрдина, Любовь Шуралева, Наталья Семягина, Леонид Мельников каршы алды. Алар безгә үз биләмәләрен күрсәттеләр, яраткан киңлекләренең ничек үзгәрүе турында сөйләделәр. Очрашуда 13 нче «Яңарыш» ТИҮ рәисе Ольга Әхмәдуллина да катнашты.

— «Безнең ишегалды» программасы бик шәп. Аны булдырулары өчен без бик рәхмәтле. Без беркайчан да бу урыннарда асфальт юллар һәм тротуарлар, утыргычлар һәм башка бик күп нәрсәләрне күрмәс тә идек. Һаман да милиция мәктәбенә караганлыктан, алар бит хәтта картада да күрсәтелмәгән.

Сүз уңаеннан, Ольга Әхмәдуллина ассызыклаганча, әлеге программа ярдәмендә алар тирәсендә инде өченче ишегалды үзгәртеп корыла.

Бу йортта безнең шәһәрдә танылган музыкант Владимир Бессмертных яши:
— Без тату яшибез, бөтен күршеләр бер-берсен беләләр. Йортыбызны матурларга тырышабыз, чөнки бу шәһәрнең тарихи өлеше. Программа яхшы, кирәкле. Безнең юлны киңәйттеләр, элек безнең йортка «ашыгыч ярдәм» дә килә алмый иде. Яктырту да яхшы булачак. Без бик шат.

Бу йортта инде берничә дистә ел яшәүчеләр ремонт вакытында зыян күргән агачларга, калган чүп-чарга, кайбер эшләнеп бетмәгән әйберләргә зарлана — әмма ишегалдын төзекләндерү программасы әле төгәлләнмәгән: подрядчылар эшне дәвам итә. Әлегә халык барлык планлаштырылган үзгәрешләрне тулысынча бәяли алмый, ләкин тиздән алар яңартылган ишегалдының матурлыгын һәм уңайлыгын тулысы белән бәяли алачак.
АМР башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин билгеләп үткәнчә, районда «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр 47 процентка башкарылган.

— Юл эшләре төгәлләнде диярлек. Яктырту эшләре дә ахырына якынлаша — яңа кабельләр салынды, яктырту баганалары һәм Яр буе урамы, 15 нче йорт кебек тарихи кварталларда кулланыла торган махсус прожекторлар урнаштырылды. Моннан тыш, безнең шәһәр юл өслеге әзерләнгән саен, балалар мәйданчыкларына ком китерелгән саен кече архитектура формалары урнаштырыла башлаган аз санлы шәһәрләрнең берсе. 2026 елда Алабугада да, районда да «Безнең ишегалды» программасы тулысынча тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев