Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Бу шимбәдә Алабугада беренче түләүле парковка эшли башлаячак

Машинаны монда куйган өчен сәгатенә 30 сум түлисе булачак.

11 мартта Нефтьчеләр проспектында түләүле парковка ачылачак. Ул халыкта «37 нче кибет» дип йөртелгән урында булдырыла. Ике шлагбаум эшләячәк: бу беренче чиратта парковкада тәртип урнаштыру өчен кирәк. 

Парковкада машинаны калдыруның бер сәгате 30 сум торачак. Түләү акчалата да, терминал аша да алына. 

Сүз уңаеннан, бушлай парковка урыннарыннан 1, 2, 3 нче төркем инвалидлары һәм аларны озата баручы затлар файдалана алачак.

Парковка бу участокны төзекләндерү мәсьәләсен хәл итәчәк. Бу парковка янында урнашкан сәүдә нокталары хуҗалары аның территориясендә тәртип урнаштыруда берничек тә катнашмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев