Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Быел Алабуга районында 9 километрдан артык юл ремонтланган

Иң зур эш «Алабуга — Лекарево — Олы Армалы» юлында башкарылды.

Анда ремонт дүрт ай дәвамында барды.

Төзекләндерүнең шактый озакка сузылуы эш күләме һәм кайбер участокларның катлаулылыгы аркасында килеп чыккан. Мәсәлән, үргә менү участокларының берсендә биш метрга якын туфрак катламы кисеп алына, бу юлның сөзәгрәк булуы һәм күрүчәнлек яхшырсын өчен эшләнгән. 

«Алексеевскдорстрой» ААҖнең Алабуга филиалы участогы җитәкчесе Динар Җәббаров ассызыклаганча, авария хәлендәге күперне һәм деформацияләнгән юл өслеген ремонтлау шулай ук күп хезмәт таләп иткән.

«Алабуга — Гари — Абалач» юлының бер өлеше дә ремонтланды. Анда асфальт күтәртелгән һәм юл чите норматив хәлгә китерелгән. Киләсе елда «Алабуга — Лекарево — Олы Армалы» юлында эшне дәвам итү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев