Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Быел Алабугада 3,2 км җылылык челтәрләре алыштырылачак

Бу хакта шәһәр хуҗалыгы буенча киңәшмәдә «Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ директоры Алексей Кисмяков хәбәр итте.

Быел Алабуга җылылык челтәрләре предприятисе 3,2 км челтәрне алыштырырга планлаштыра, аларның бер өлеше инвестиция программасы хисабына яңартылачак.

Бу хакта шәһәр хуҗалыгы буенча киңәшмәдә «Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ директоры Алексей Кисмяков хәбәр итте. Бу эшләр Мәрҗани, Таҗи Гыйззәт, Хирург Нечаев урамнарында башкарылачак. Моннан тыш, челтәрләр «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында алыштырылачак. Нефтьчеләр проспектында да җылылык челтәрен яңарту күздә тотыла.

Быел барлыгы 8 участокта: Гассар урамында (Казан урамыннан Олы Покровская урамына кадәр), Олы Покровская, Тынычлык проспекты, Гассар, Мәрҗани, «Радуга» микрорайонында су белән тәэмин итү челтәрләре яңартылачак. Барлыгы 2,3 километр торба алыштыру планлаштырыла. Район башлыгы Рөстәм Нуриев ассызыклаганча, шәһәрнең тарихи өлешендә эшләр үткәргәндә агач суүткәргечнең калган өлешләренә зыян китермәү мөһим.

Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә суүткәргечне сәүдәгәр һәм Алабуга шәһәре башлыгы, танылган рәссам Иван Васильевич Шишкинның әтисе салган. Ул вакытта әле Казанда һәм Петербургта да суүткәргечләр төзелмәгән була.

Җылылык челтәрләрен җылыту сезонына кадәр алмаштыру планнары турында «Газтеплоавтоматика» җәмгыяте директоры Дмитрий Павлов сөйләде. Шулай, предприятие өч авария участогындагы челтәрләрне яңартырга планлаштыра. Эшләр Тугаров урамындагы котельныйның ике җылылык челтәре участогында һәм Тарловкадагы җылыту казанын кайнар су белән тәэмин итүче 34 метр чамасы торбасында үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев