Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Капремонт азагына якынлаша: районда 25 йорт төзекләндерелә

Эшләр 100 процентка диярлек башкарылган, ә Тынычлык проспектындагы яңа фасадлар Рөстәм Миңнеханов тарафыннан югары бәяләнде.

Капиталь ремонт программасы кысаларында безнең районда 25 күп фатирлы йортны яңарту төгәлләнеп килә. Эшләрне финанслауның гомуми күләме 293 миллион сум тәшкил иткән, ә бүгенге көндә аларның үтәлеше 97,7 процентка җитә.

Шәһәр күз алдында үзгәрә: капремонт программаларының иң күренеп торган нәтиҗәсе — җылытылган йортларның яңартылган фасадлары. Тынычлык проспекты, 34, Т. Гыйззәт урамы, 16/73, Нефтьчеләр урамы, 20, шулай ук Тынычлык проспекты, 41, 16, 25 һәм Мәрҗани урамы, 12 адресларындагы биналар яңа, заманча күренешкә ия булды.

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов визиты вакытында бу йортларның яңа архитектура күренешен һәм төсләрен югары бәяләде.

Программада мәдәни мирас объектларына аерым игътибар бирелә. Район башлыгы кушканча, ел саен капремонт планына шундый 1-2 бина кертелә. Быел эшләр Олы Покров урамындагы 29 нчы йортта башкарылды. Монда тарихи элементларны, шул исәптән борынгы авыр металл ишекләрне саклап, түбә һәм фасадны ремонтлаганнар.

Лифт җиһазлары алыштырыла торган йортларда уңайлылык дәрәҗәсе дә сизелерлек артты. Нечаев урамы, 11 һәм Мәрҗани урамы, 8 йортларның өч подъездында эшләр тулысынча төгәлләнгән. Тагын ике йортта яңа лифтларны 15 декабрьгә кадәр эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев