Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Казан урамында коммуналь челтәрләрне алыштыралар

Алабугада «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» республика программасы буенча коммуникацияләрне алыштыру дәвам итә.

Быел җылылык челтәрләрен алыштыруга 400 миллион сумнан артык акча юнәлдерелгән. Шуның 231 миллионы − республика акчалары, калганын концессион һәм җитештерү программалары кысаларында «ОЭЗ ППТ «Алабуга» (Водоканал) һәм Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе (ЕПТС) финанслый. Хәзер эшләр Казан урамында алып барыла. 2026 елда челтәрләрне алмаштыру эшләре Суворов училищесы территориясендә дәвам итәчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү — торак пунктларны комплекслы үстерүнең һәм тормыш сыйфатын яхшыртуның төп өлешләреннән берсе.

Фото: АМР башлыгының телеграм-каналыннан, 31 октябрь фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев