Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Рөстәм Нуриев сәүдә объектларын норматив хәлгә китерү бурычын куйды

Бу мәсьәлә аерым контрольдә булачак.

Шәхси эшмәкәрләргә үз сәүдә объектларын норматив хәлгә китерергә кирәк. Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев җитәкчеләр киңәшмәсендә әнә шундый бурыч куйды. Җитди эш көтелә, һәм бу мәсьәлә аерым контрольдә булачак. Матур һәм каралган объектлар безнең шәһәр мохитен тудыра.

Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Руслан Мусаев билгеләп үткәнчә, 10 елга якын эшләп килгән һәм үз товар кыяфәтен яңартмаган кайбер объектларга элмә такталарны, түбә кыекларын, диварларны, фасадларны һәм баскычларны норматив хәлгә китерергә кирәк. Мондый объектларның җитәкчеләрен, шулай ук арендачыларны шәһәр төзелеше советына чакырачаклар, анда аларга архитектура бүлеге белән килештерелгән проектларны әзерләү һәм аннан соң үз объектларын норматив хәлгә китерү бурычы куела.

1 июльгә районда барлыгы 776 сәүдә объекты үз эшчәнлеген алып барды, алар арасында:
— 404 стационар сәүдә предприятиесе;
— 203 җәмәгать туклануы объекты;
— 169 көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиесе бар.
Шулай ук шәһәрдә 22 стационар булмаган сәүдә объекты һәм 2 «Райпо» автолавкасы урнашкан, алар ерак урнашкан авыл торак пунктларын иң беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итә.

Сәүдә объектларының төп проблемасы — аларның тышкы кыяфәте. Аларның күбесе үз эшчәнлеген 10 елдан артык башкара, һәм шул вакыт эчендә объектлар товар кыяфәтен югалткан һәм шәһәрнең тиз яңарып торган гомуми концепциясенә туры килми.

Кисәтүләр булган сәүдә объектларының адреслары исемлеге (алар буенча хәбәрнамәләр муниципаль контрольгә тапшырылган):
— Пролетар урамы, 14;
— Пролетар урамы, 2а;
— Тынычлык проспекты, 34;
— Төзүчеләр урамы, 7 (элмә такталар сүтелгән һәм архитектура бүлеге белән килештерелә);
— Нефтьчеләр проспекты, 33, Совет урамы, 1;
— Тукай урамы, 41;
— Тынычлык проспекты, 12;
— Тынычлык проспекты, 53;
— Нефтьчеләр проспекты, 35;
— Горький урамы, 102б;
— Тынычлык проспекты, 10, Яшьләр урамы, 7 (объектлар буш, арендалаучы юк);
— Нефтьчеләр проспекты, 12 (милекчегә җитешсезлекләрне бетерү турында хәбәрнамәләр тапшырылган);
— Тынычлык урамы, 2б.


Фотода: Тукай урамы, 41 адресы буенча урнашкан кибетнең тышкы күренеше начар хәлдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев