Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Шәһәрнең Мәдәният сарае янында тротуарларны яңарттылар

Нефтьчеләр проспектында Мәдәният сарае каршындагы тротуарлар төзекләндерелде.

Эшләр асфальт өслекнең иңүе сәбәпле башкарылды, дип хәбәр итте Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин.

Узган ел Нефтьчеләр проспекты буенча «Чебурашка» паркыннан алып Тынычлык проспекты белән киселешкә кадәрге участокта муниципалитет акчалары хисабына яңа тротуар салынган иде. Быел подряд оешмасы тарафыннан сыйфатсыз башкарылган эшләр һәм сентябрьдә салкын су белән тәэмин итү торбасының тишелүе аркасында тротуарның өслеге иңде.

Гарантия йөкләмәләре кысаларында подрядчы үз хисабына яңа ремонт ясады. Алар тротуарлардагы вак ташны һәм аның нигезен алыштырдылар, бордюрларны торгызып, яңа асфальт салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев