Шишкин урамында яңа машина кую урыны
Танылган рәссам-якташыбыз һәйкәленнән ерак түгел Шишкин урамындагы машина кую урынын асфальтлау бара.

Мондый паркинглар челтәре шәһәрдә Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев күрсәтмәсе буенча төзелә. Алар машина йөрү юлын бушатырга ярдәм итәчәк, шәһәр халкына һәм кунакларына машиналарын уңайлы урыннарда калдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Сүз уңаеннан, Нефтьчеләр проспектында Пролетар урамы, 24 йорт ягыннан һәм «Тойма» кунакханәсе янәшәсендә мондый парковкалар эшли инде.
Фото: Район башлыгының ТГ каналыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев