Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Спас ярминкәсе быел да үз урынында үткәреләчәк

Хәзер буаларда төзекләндерү эшләре бара.

Быел Спас ярминкәсе үзенең традицион урынында — Шишкин буаларында узачак. Бу хакта Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының генераль директоры Гөлзада Руденко хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, быел декоратив-кулланма сәнгать осталары Ленин мәйданында һәм Казан урамында урнашачак.

Хәзер буаларда территорияне төзекләндерү буенча масштаблы эшләр бара. Дөрес, ярминкәгә кадәр эшләрне тәмамлый алмаячаклар дигән шик булган. Ләкин Спас ярминкәсенә стадион янындагы Шишкин буаларының бер өлеше әзер булачак. Икенче яктагы эшләр дәвам итәчәк. Алар ярминкә барышына комачауламаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев