Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Спорт һәм уеннар өчен: Алабуга районы авылларында мәйданчыклар төзелә

Алабуга районы авылларында спорт һәм балалар мәйданчыкларын төзү эшләре бара.

Аларның берсе Поспелово авылында барлыкка килгән. Бу торак пункт үсә, халык саны арта. Аңлашыла, халык спорт белән шөгыльләнсен, балалар куркынычсыз урында уеннарын уйнасын өчен махсус мәйданчыклар да кирәк.

Җәйнең беренче көнендә бу авылда күптән көтелгән спорт мәйданчыгы ачылды. Хәзер олылар һәм балалар биредә баскетбол, волейбол яки мини-футбол уйный ала. Территория киртә белән әйләндереп алынган, ясалма өслек бик каты түгел, димәк, монда шөгыльләнү куркынычсыз булачак. Янәшәдә урам гимнастикасы өчен турниклар урнаштырылган.

— Мәйданчыкны ачу тантанасы вакытында безнең җирле депутатлар балаларга туплар бүләк итте. Спорт мәйданчыгы янында хәзер балаларныкы да төзелә. Эшләр август ахырында тәмамланырга тиеш, — дип сөйләде Поспелово җирлеге башлыгы Олеся Хәбибрахманова.

Бу җәйдә Танайкада да зур эш алып барыла. Тиздән анда парк барлыкка киләчәк. Эшләнәсе эшләр әле бик күп, әмма балалар мәйданчыгы инде әзер, һәм авыл бала-чагасы аны инде яратып өлгергән.

— Хәзерге вакытта күп функцияле спорт мәйданчыгы төзелә. Җәй көне анда футбол, волейбол, баскетбол уйнарга мөмкин булачак, кыш көне хоккей корты булачак, − ди авыл җирлеге башлыгы Регина Шабурова.

Булачак паркта брусчаткадан юллар әзер инде. Яктырткычлар кую һәм ротонда төзү планлаштырыла.

Искәртеп узабыз, төзелеш муниципаль бюджет һәм «Татнефть» компаниясе гранты ярдәмендә алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев