Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Җылытудан алып канализациягә кадәр: Алабугада 15 күпфатирлы йорт ремонтлана

Быел программага 26 йорт кертелгән.

Алабугада күп фатирлы йортларда капиталь ремонт ясау дәвам итә. Быел программага 26 йорт кертелгән, финанслауның гомуми күләме 293 миллион сум тәшкил итә. Бүгенге көндә 15 объектта эшләр алып барыла. Бу хакта шәһәр хуҗалыгы буенча киңәшмәдә Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин хәбәр итте.

Тынычлык проспекты, 34 һәм Гыйззәт урамы, 16 адресы буенча урнашкан йортларның фасадларын җылыту (әзерлек 30 процент) һәм фасад газүткәргечләрен ремонтлау эшләре бара, ул 90 процентка башкарылган. Нефтьчеләр урамындагы 20 нче йортта фасадны җылыта башладылар, монда шулай ук яңа газүткәргеч үткәрелгән.

Тынычлык проспектындагы 17 нче йортта җылылык белән тәэмин итү системасын ремонтлау эшләре башкарыла, биредә әзерлек 35 процент тәшкил итә. Разведчиклар урамындагы 56 нчы йортта юынтык суларны агызу һәм канализация эшләре алып барыла.

Түбәләрне ремонтлау дәвам итә: Чулман урамы, 1/7 йортта эшләрнең яртысы үтәлгән, Чулман урамындагы 9 нчы йортта — 25 процент. Шулай ук Нефтьчеләр урамы, 281 йортында да капиталь ремонт башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев