Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ТЕЛЛӘР ҺӘМ ХАЛЫКЛАР БЕРДӘМЛЕГЕ ЕЛЫ

Алабуга Үзәк китапханәсендә «Әдәби Алабуга» галереясе ачылды

Бүгенге көндә галереядә 16 танылган язучы һәм шагыйрьнең портретлары урын алган, ул тулыландырылып торачак.

29 гыйнварда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында һәм Алабуга Үзәк китапханәсенә 125 ел тулу уңаеннан Алабуга Үзәк китапханәсендә «Әдәби Алабуга» галереясе ачылды.
Чараны АМР Мәдәният идарәсе җитәкчесе Юлия Шәкурова ачып җибәрде. Ул үз чыгышында мондый галереянең республикада беренче булуын билгеләп үтте.

АМР Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Нәҗипова проектны әзерләүдә катнашкан барлык кешегә рәхмәт белдерде.


Чара кысаларында «Ак калфак» татар хатын-кызларының район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Эльмира Әхмәтҗанова Юлия Нәҗиповага һәм китапханәче Гүзәл Фатыйховага «Ак калфак» татар хатын-кызларының региональ иҗтимагый оешмасы җитәкчесенең Рәхмәт хатларын тапшырды. 


Галереяне ачу тантанасында сәламләү сүзе белән яшь танылган драматург Артур Шәйдулла, шагыйрә Кадрия Наил, проект партнеры һәм шәһәребезнең танылган блогеры Дионис Король чыгыш ясады. Кызыл тасманы кисү хокукы Мәдәният идарәсе башлыгы Юлия Шәкуровага һәм кунакларга бирелде.


Бүгенге көндә галереяда 16 танылган язучы һәм шагыйрьнең портретлары урын алган, ул тулыландырылып торачак.
Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге «Халыклар бердәмлеге — Татарстан байлыгы. Богатство Татарстана — это единство народа» дип исемләнгән бай эчтәлекле китап күргәзмәсе тәкъдим итте. Күргәзмәдә татар, рус, башкорт, мари, мордва, чуваш, удмурт милләтләренең телләрен һәм әдәбиятын чагылдырган китаплар урын алган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев