Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ТЕЛЛӘР ҺӘМ ХАЛЫКЛАР БЕРДӘМЛЕГЕ ЕЛЫ

Алабуганың Үзәк китапханәсендә мари мәдәнияте көне үтте 

Чарага «Ош пеледыш» мари халык фольклор ансамбле чакырылган иде.

30 март көнне Үзәк китапханәнең уку залында мари диаспорасы вәкилләре белән очрашу узды. «Мари мәдәнияте көне» Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы һәм Алабуга үзәкләштерелгән китапханәләр системасында милли китап елы кысаларында үткәрелде.

Чарага «Ош пеледыш» мари халык фольклор ансамбле чакырылган иде. Ансамбль белән Людмила Максимовна Сәлахова җитәкчелек итә. Ул мәдәният һәм сәнгать көллияте студентларын һәм укытучыларны мари халкыныңтарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштырды.

Чараны мари халкының җырлары һәм биюләре бизәде. Ансамбль җитәкчесе борынгы биюләр буенча мастер-класс күрсәтте. Студентлар бик теләп мари халык биюен башкарды.

Татар һәм туган якны өйрәнү бүлеге «Мари илендә кунакта» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды һәм тәкъдим итте.

Көн дәвамында китапханә укучылары өчен «Мари җире» дип исемләнгән фильм күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев