Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Аяксыз һәм кулсыз Чаллы кызы «Беренче канал» тапшыруында катнашты

Ул «Мужское, женское» тапшыруына төшкән.

Чаллыда туып-үскән, аякларсыз-кулларсыз килеш тә зур уңышларга ирешеп, төрле бәйгеләрдә җиңгән Вероника Лазареваны "Беренче канал«дан күрсәттеләр. Ул «Мужское, женское» тапшыруына төшкән. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Вероника Лазарева туганнан алып 8 яшенә кадәр Чаллының ятимнәр йортында тәрбияләнде. Кулларсыз һәм аякларсыз тугач, биологик әтисе гаиләсен ташлап китә. Әнисе исә мондый баланы тәрбияләргә ярдәм итәрдәй кешесе булмагач, сабыен бала тудыру йортында калдыра. Шулай итеп Вероника ятимнәр йортында тәрбияләнә.

Әлеге учреждениенең ул чактагы баш табибы Әлфинур Зыятдинова һәм тәрбиячеләр кызның җырга сәләтен күреп, төрле чараларда катнаштыра. Тамашачылар Верониканың җырлавын елый-елый тыңлый. Аның турында газеталарда мәкаләләр, телевидениедән тапшырулар чыга.

Газетадагы мәкаләләрне әнисе Татьяна кисеп алып, җыеп бара, еш кына кызын сагынып елый. Моны күргән икенче ире Дима: «Баланы алып кайтыйк», — ди. Шулай итеп Верониканың гаиләсенә кайту хыялы тормышка аша. Әнисенә ачуланмый, бүгенге көндә алар якын дуслар.

Дима да аны үз баласы кебек тәрбияли, һәрчак ярдәм итә. «Җитди бәйгеләрдә катнашканда әтием гел булышты. Фаҗигале төстә вафат булгач та, мин аның ярдәмен һәрвакыт тоям», — ди Вероника.

Куллары һәм аяклары булмаса да, Вероника — мөстәкыйль кеше. Ул бөтен эшне үзе эшли. «Чәчләрем озын булгач, аны юарга гына кыен», — ди. Вероника кечкенәдә җырга, музыкага гашыйк. Ул җырларны да үзе яза. Ул "Беренче канал«да җырлап, тапшыруны алып баручыларны шаккаттырды.

Россиянең халык артисты Надежда Крыгина аның талантын югары бәяләде. Кыз күренекле җырчы белән «Течет река Волга» җырын башкарды. Вероника Лазарева юлында очраган барлык мәрхәмәтле кешеләргә рәхмәт әйтте. «Хыялым — кешеләрне берләштерә торган иҗади урын булдыру, хәйрия концерты уздыру һәм Мәскәүдә күргәзмәне ачу», — дип сөйләде ул.

Фото Вероника Лазаревадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев